Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни хәлдә син, “соңгы тукталыш”?

Адәм баласы яши-яши, тормыш көтә-көтә дә, ахыр килеп, барыбыз өчен дә уртак булган “соңгы тукталыш”ка – мәңгелек йортыбызга юл ала.

Адәм баласы яши-яши, тормыш көтә-көтә дә, ахыр килеп, барыбыз өчен дә уртак булган “соңгы тукталыш”ка – мәңгелек йортыбызга юл ала.Безнең халкыбызда элек-электән зиратларга ничектер сак караш булган. Бу мөнәсәбәт,  буыннан-буынга күчеп, аны ниндидер изге урынга тиңләү, зираттан әйбер алып кайтырга ярамый ише кайбер ырымнарга ышануга да нигез булган. Аңа мөнәсәбәт ничектер җәмгыятьнең үз-үзенә мөнәсәбәте кебек каралган. “Авылы нинди – зираты шундый” дигән гыйбарә дә шуннан килеп чыккан.Бүген дә зиратларыбыз авылларның визит карточкасы булып тора. Халкының бердәмлеге, тупланганлыгы да, иман ныклыгы, тәрбиялелеге дә алардан бик ачык күренә. Килешәсездер, бу нисбәттән көннән-көн төзекләнгән, матурланган бистәбездәге зират асылыбызга ничектер тәңгәл килми. “Ерак түгел яңа зират бар бит инде”, дип тә тынычланып булмый. Беркадәр вакыттан соңгы урыннары да тулачак бу зират Балтачыбыз уртасында, олы юл буенда үзгә бер архитектура объекты булып калачак ләбаса. Аның яныннан үткәндә беребезгә дә оят булырлык булмасын иде. Тирә-юнен тәртипләү, коймаларын алыштыру өчен хөкүмәттән дә ярдәм көтеп булмый, үзара салым акчсына да өмет юк (яңасы шул акчага эшләнде), олылар, мәчет, мәхәлләләр генә дә башкарып чыга торган эш түгел бу. Бөтен халыкның булдыра алган кадәр ярдәм итүе, үз өлешен кертүе кирәк. Бүгенге көндә кибетләргә махсус әрҗәләр куела. Барлык балтачлылар, шушы җирлектә яшәүчеләр, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләребез дә бу изге эштән читтә калмаса иде. Рамазан аенда кылынган һәр савап арттырып язылыр дигән хәдис бар, шушы айда саваплы гамәлләр кылырга омтылыйк. Районыбыз халкы гомер-гомергә актив булды. Бу изге эштә дә бердәм булсак иде.

Балтач бистәсе мөтәвәллияте, бистәнең ветераннар Советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират