Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни хәлең бар, өлкән туганым? Хәлләреңне беләләрме?

Картлык шатлык булмаса да, картлыкны да шатлык итеп яшәргә тырышабыз...

Әминә ГЫЙМАДЕТДИНОВА, Түнтәр авылы: – И, балам. Олыгаеп беткәч кемгә-кем кирәк инде. Менә без  тормыш иптәшемнең сеңлесе Разия апаң белән яшибез. Эшләп чыккан җирләребездән бәйрәм көнне күчтәнәч китерәләр. Ә болай гомер балалар белән бергәләшеп үтә. Алар ташламый, туган көннәребезне, шушы Әбиләр көнен гел билгеләп үтәләр.

Мария ЙОСЫПОВА, Балтач бистәсе: – Картлык шатлык булмаса да, картлыкны да шатлык итеп яшәргә тырышабыз. Гомумән, үз-үзеңә мөнәсәбәт бары үзеннән генә тора. “Өлкәннәр көне”нә килгәндә ул безнең өчен матур бер бәйрәм, үзеңә булган ихтирам, игътибарны тою бик күңелле. Аллага шөкер, парлы тормышта, балалар һәм оныклар хөрмәтендә яшибез. Тормышны яратабыз, бәлки шуңа да картлыкны да шатлык итеп яши алабыздыр дип уйлыйм.

Илдар НИЗАМОВ, Шода авылы: – Әле алай бик үк өлкән булмасак та, лаеклы ялда булгач, безнең һөнәри бәйрәм инде ул. Гадәттәгечә, күп котлаулар, бүләкләр  кабул итәбез. Дәүләт тарафыннан да игътибар юк дип әйтә алмыйм. Иң мөһиме, тазалыкта, муллыкта, тигезлектә яшибез. Алга таба да шулай яшәргә язсын.

Зөлфия ФАЗЫЛҖАНОВА, Иске Салавыч авылы: – Өлкәннәр көне минем өчен матур бер бәйрәм. Икенче төрле әйтсәк, хөрмәт һәм игътибар, бүләкләр бәйрәме. Үзем эшләп лаеклы ялга чыккан “Татарстан” җәмгыяте дә, шөкер, онытмый, җитәкчелек үз өлкәннәрен бик хөрмәтли. Балаларым, оныкларым да минем өчен зур бәйрәм ясый бу көнне. Хәер, бу көнне генә дип әйтү дөрес булмас. Ихтирамны һәркөн, һәрдаим тоеп яшим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм