Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ни телисең, шуны бирәм...”

Шуңа риза булып, чыгып китә дисезме каенана? Юк! Соңгы дәлилен чыгарып сала. “Шул нәмәрсәне дөньядан юк итсәң, машиналык акча бирәм!”

Кайбер бианайлар  улын килененнән аеру өчен сихерчегә дә бара

Килен-каенана мөнәсәбәте гомер-гомергә иң катлаулылардан санала. Әлбәттә, яшь гаилә аерым көн күргән очракта әллә ни куркыныч юк, кем әйтмешли, “ерактагы кояш яктырак”. Ә андый мөмкинлек булмаганда?

Мондый очракта җаваплылык кимендә өч якка кагыла. Ягъни мәсәлән, бианай бай-мул тормыш тәҗрибәсенә таянырга, үзенең яшь килен чакларын истән чыгармый, вакыт-вакыт шул тарафларга “әйләнеп кайтырга” бурычлы. “Үзеңне башкалар урынына куеп кара” дигән гыйбарәне онытмыйк. Яшь гаилә башлыгына инде алтын урталыкны саклау вазыйфасы йөкләтелә. Әнисен, һичшиксез, хөрмәтләргә,  шул ук вакытта хәләлен кыерсытырга-кимсетергә дә  юл куймаска. Әлбәттә, моңа тәүге көннәрдән “мөһер сугу” мотлак. Ана-хатын бер-берсенең якасына ябышыр хәлгә җиткәнче үк. “Үзегез карагыз шунда”, дип кул селтәп, тизрәк “шылу” ягын караган ир һич кенә дә ихтирам хисе уятмый инде.

Килен балакайга килик. Ансат түгел аңа, аңлашыла. Бөтенләй икенче гаилә мохитенә эләгү, яңа шартларга яраклашу цирк аренасына чыгуга бәрабәрдер. Моңа кадәр улы белән ялгызы гына яшәгән каенанага тарысаң, өчләтә авыр. Килен – килмешәк. Нәкъ шушы караштан чыгып фикер йөртә үзен тулысынча хуҗа итеп тойган каенана. Нишлисең, дөнья шуңа корылган, “безнең малайларга бер генә кыз да тиң булырдай түгел”. Андый сылулар, гомумән, әле дөньяга тумаган, беләсегез килсә. Кайчан туар, билгесез... Булганына ризалашырга туры килә. Әйе, олы кечене таныган, кече олыны хөрмәтләгән очракта хәлләр тиз җайга салына. Аеруча һәрьяклап аңлашуга омтылыш булганда.  Ул вакытта килен-каенана чын мәгънәсендә кыз-ана сыман гомер кичерергә сәләтле. Андый мисалларны да беләбез, шөкер.  Әмма ләкин уңай, мактауга лаек мөнәсәбәтле гаиләләргә дан җырлау белән беррәттән, тискәреләрен дә онытып җибәрү ярамас. Һәрхәлдә, сабак булырлыгын. Чөнки кайчак ифрат четерекле хәлләргә барып җитә үзара мөнәсәбәтләр.

Гайбәт түгел, гыйбрәт өчен, диләрме әле? Нәкъ шундый вакыйга турында сөйләмәкчемен. Шулай итеп, егет өйләнә. Кәләше – әкият сылуы. Өстәвенә тыйнак, тәрбияле. Бөтен эшкә кулы ятып тора. Хезмәтендә алдынгы. Каенана малай белән генә яшәргә, ул тапканны җаны теләгәнчә тотынырга күнеккән. Хәзер исә барлык акча да кулына эләкми. Яшьләр бергәләшеп кино-театрга йөри, кайчак бианай кушмаганны да сатып алып кайта. Ана кеше улына әледән-әле тукып тора: “Ишетсен колагың, хатыныңны аздырма. Аны иркәләсәңме... башыңа менеп атланыр!” Әнисенә каршы дәшәргә базмый улы, килешеп баш кага. Сөеклесен дә рәнҗетәсе килми. Шул рәвешле йөри вакыт узсынга.

Бианай сеңлесе белән дә еш кына әңгәмә кора. Нишләтергә инде бу килмешәкне, бала әрәм була бит шуңа! Көннәрнең берендә сеңел апасы янына кояштай балкып керә. “Апа җаным, әмәлен таптым. Бик шәп сихерче адресын бирделәр. Теләсә кемне аера, ди”. Шатлана каенана. Әһә, күрмәгәнеңне күрсәтермен мин сиңа, киленкәй. Улымны синең ишегә бирә буламмы соң...

Китәләр болар апалы-сеңелле “сихерче”гә. Анысы исә төрле үләннәр белән дәвалаучы гап-гади бер түтәй икән. Зарын сөйли шулай да бианай кеше. “Теләсә нәрсә сора, түлке улымны аңардан биздер!” — дип ялвара. “Мин андый нәрсә белән маташмыйм”, — дип кырт кисә үлән белгече. Шуңа риза булып, чыгып китә дисезме каенана? Юк! Соңгы дәлилен чыгарып сала. “Шул нәмәрсәне дөньядан юк итсәң, машиналык акча бирәм!” Түтәйнең дә башы ике түгел, әлбәттә, җилкәсеннән тотып, ишектән селки биана кешене. “Бусагама атлыйсы булма, хәбәр итәрмен тиешле урынга”, — дип тә кисәтә.  Ачуы кабарган каенана нишләсен, авызын йома.

Арытаба ни булганын белмим, анысын сөйләмәделәр. Шулай да акылына килгәндер, тәүбә иткәндер кияү анасы, дип өметләник. Улы күңеленә ошаганын сайлаган икән, әнисенә дә киленне кабул итү зарурдыр. Аның баласы сайлаган ич, чит кешенеке түгел. Ихтирам итү кирәктер үз улыңның карарын. Югыйсә, килен-килмешәктән генә түгел, малаеңнан да колак кагуың бар, булмас, димә...

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.
Октябрьский шәһәре.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш