Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни уйладык, шуны эшләдек

Быел да Татарстанның 844 авыл һәм шәһәр җирлегендә, 43 районында референдумнар үткәрү планлаштырыла.

Тарихка күз салсак, үзара салым җыю 1924 елда совет заманнарында рәсми рәвештә гамәлгә керә. Тик ул вакытларда, бүгенге көннән аермалы буларак, тотылган чыгымнар контрольгә алынмый.

Бүгенге көндә үзара салым Киров өлкәсендә дә җыела. Чит илләрдә дә аның төрле алымнары яши. Бразилиядә, мәсәлән, 1980 елдан бирле шундый төрдәге салым җыялар. Безнең республикада үзара салым программасы 2013 елдан тормышка аша башлады.

Бөрбаш. Үзара салым акчасын 2018 ел өчен 500 сум итеп билгеләгән булганнар. Пионер, Шакиров урамнарында янгынга каршы гидрант куелган, янгынга каршы колонкалар сатып алынган. Урам исемнәре, йорт номерлары булдырылган һәм куелган. Яббаров, Шакиров, Молодежная, Комсомольская, Новая урамнары өлешчә ремонтланган. Аланда Пионер, Ташкент урамнарына янгынга каршы гидрант куелган, янгынга каршы колонкалар булдырылган. Татарстан, Ташкент урамнары өлешчә төзекләндерелгән. Урам исемнәре, йорт номерлары булдырылган һәм куелган. Бөрбаш Сәрдегәне авылында Гомәров һәм Галиев урамнарында янгынга каршы гидрант куелган, янгынга каршы колонкалар булдырылган. Авыл, урам исемнәре, йорт номерлары булдырылган һәм куелган.

Борнак. Әлеге җирлектә үзара салым 500 сум булып, аны тулаем җыеп алуга ирешкәннәр. Борнакның Татарстан, Шушма, Зеленая Роща, Молодежная урамнарына вак таш түшәлгән. Карык-Серма авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнарга обелиск урнаштырылган. Иске Торҗада Советская урамы төзекләндерелгән. Калган акчага вак таш сатып алынган.

Субаш. Гомуми җыелган үзара салым акчасы 358450 сум булган. Югары Субашта артезиан скважинасы өчен насос алынган, зират кирәк-яраклары тора торган бина һәм койма төзекләндерелгән. Көшкәтбашта Подгорная урамындагы су белән тәэмин итү системасы ремонтланган. Центральная урамында янгынга каршы гидрант куелган. Артезиан скважинасы өчен насос алынган, бүгенге көндә зират кирәк-яраклары тора торган бинаны һәм койманы төзекләндерү эшләре бара. Сосна Пүчинкәсендә зират кирәк-яраклары тора торган бина һәм койма төзекләндерелгән. Түбән Субаш авылында Нагорная урамында янгынга каршы гидрант куелган, зират кирәк-яраклары тора торган бинаны һәм койманы төзекләндерү өчен материаллар һәм артезиан скважинасы өчен насос сатып алынган. Каенсар авылында исә бүгенге көндә бөяне чистарту эшләре бара.

Карадуган. Үзара салым акчасының суммасы 450 сумны тәшкил итә. Кенәбаш авылында Советская урамы юлларын төзекләндергәннәр, янгынга каршы гидрант урнаштырганнар. Түбән Кенәдә Подгорная, Новая урамнарын ремонтлаганнар, Гагарин урамына янгынга каршы гидрант куйганнар. Арбашның Х.Такташ, Комсомольская урамнарын төзекләндергәннәр, янгынга каршы колонкалар сатып алынган. Карадуганда Речная, Озерная урамнары ремонтланган, Себер тракты урамына янгынга каршы гидрант куйганнар. Югары Кенә авылының зират коймасы ремонтланачак, бүгенге көндә материаллар кайткан, эшләп бетерәселәре бар, әлеге эшләрне авыл халкы үзе башкарачак, дип белдерде җирле үзидарә белгечләре. Таузар авылында Хәтнә елгасы аша асылмалы күпер эшләнәчәк. Габдулла Тукай, Муса Җәлил урамнарында янгынга каршы гидрант урнаштырганнар.

Шубан. Әлеге җирлектә үзара салым акчасы 450 сум булып, билгеләнгән сумманы җыеп ала алганнар. Югары Шубанда Центральная, Молодежная урамнарына янгынга каршы 4 гидрант урнаштырганнар, янгынга каршы колонкалар булдырылган. Центральная урамына вак таш түшәлгән. Түбән Шубан авылында агачлар киселгән, Тукай урамына янгынга каршы гидрант урнаштырылган, янгынга каршы колонкалар булдырылган, шушы ук урамның юллары ремонтланган. Ярак-Чурманың Мир урамы  юллары да ремонтланган. Гондыр авылында балалар уен мәйданчыгының коймалары корылган. Артезиан скважинасы өчен насос алынган, Советская урамында янгынга каршы гидрант урнаштырылган, янгынга каршы колонкалар булдырылган. Зур Лызи 2 өлештә Нагорная урамын ремонтлаганнар.
Яңгул. Әлеге җирлектә үзара салым суммасы 700 сумны тәшкил иткән иде. Зират коймасы ремонтланган. Свобода, Хәбра Рахман, Мир, Горная урамнары төзекләндерелгән. Муллагали, Нәҗип, Югары оч чишмәләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Габдулла Тукай, Татарстан, Подгорная урамнарында янгынга каршы гидрант куела. Агачларны кисү ноябрь-декабрь айларында башкарылачак. Иске Көшкәт авылында Назар чишмәсе ремонтлана башлаган. Дружба урамына янгынга каршы гидрант куелган, янгынга каршы колонкалар сатып алынган. Агачларны кисү ноябрь-декабрьдә башкарылачак.

Куныр. Кунырның Киров, Шоданың Пионер, Комсомол урамнары ремонтланган. Доргада уен мәйданчыгына җир рәсмиләштерелгән, уен корылмалары булдырылган, зират коймасы ремонтланган. Улисьялның Үзәк урамын ремонтлаганнар, Кургемда, Кускемда, Курамьялда янгын сүндерү гидрантлары куелган. Планнары зурдан булган, эшләгән кадәре эшләнгән, эшлиселәре дә калган. Киләсе референдумда уңышлар телик аларга.

Кече Лызи. Биредә кеше башына 400 сум үзара салым акчасы җыелган, шуңа Зур Лызиның беренче өлешендә Новая урамын ремонтлаганнар, җирлектәге кайбер урам юлларын да өлешләп төзекләндергәннәр, Түбән Ушмада чишмәне рәтләгәннәр, Зур, Кече Лызида, Югары, Түбән Ушмаларда уен мәйданчыклары булдырганнар. Җирлекнең һәр авылында да янгынга каршы гидрантлар куелган.
Норма. Узган ел Норма җирлеге үзара салымны 600 сумнан җыйды, шул хисапка Норма авылында Абдулла Алиш, Сара Садыйкова, Муса Җәлил, Гагарин, Кариленең Мирная, Т.Миңнуллин, Һади Такташ урамнарына ремонт керде, Заһидуллин урамындагы күпкатлы йортларның ишегаллары төзекләндерелде, Килидә Нариман, Новая, Г. Тукай урамнары рәтләнде, Нормабашта Г.Ибраһимов урамы ремонт күрде. Планлаштырылган эшләрдән Чапшарда башкарыласы эшләр: зират коймасы тоту, спорт мәйданчыгы төзү, Пүскәндә су проекты эшләү калып бара.

Нөнәгәр. Биредә салым акчасы 500 сумнан җыелган, Комзавод, Нөнәгәр, Чутай авылларына янгынга каршы гидрантлар урнаштырылган. Һәр авыл зиратына да контейнерлар куелган, Чутай белән Нөнәгәр авылында юллар каралган. Хәзерге вакытта һәр авыл зиратының да коймаларын тоту артыннан йөриләр, документ эшләре бетүгә эшкә тотыначаклар.

Пыжмара. Биредә шулай ук салымны 500 сумнан җыйганнар, Әтнәдә Кече һәм Комсомол урамнарын ремонтлаганнар,  ике янгын колонкасы алганнар, юл билгеләре куйганнар. Югары Сәрдектә зират коймасы тотканнар, зиратка чүп контейнеры куйганнар, инвентарьларны дезинфекцияләү чарасы булдырганнар. Пыжмараның үзендә С.Мөлеков, Г.Тукай, Новая, Яшьләр урамы ремонтланган, сигез янгын колонкасы алынган, юл билгеләре куелган. Сәрдектә Мир урамында су үткәрү челтәре ремонтланган, шул урамга ук янгынга каршы гидрант куйганнар, су башнясына насос алынган. Иске Пукшинерда янгынга каршы гидрант куелган һәм башка кирәкле җиһазлар алынган. Бу авылда әлегә агачлар кисәсе калып бара. “Инде сөйләшенгән, финанс мәсьәләләрен хәл итеп, эшне башкарасылары гына бар”, диделәр авыл җирлеге идарәсеннән.

Салавыч. Үткән ел җирлек буенча үзара салым күләме 500 сум булган. 100 процент тупланып бетмәсә дә, нигездә кешеләр аңлап кабул иткән. Хөкүмәт ярдәме дә өстәлгәч, бу акчага җирлеккә кергән дүрт авылда: Иске һәм Яңа Салавычларда, Биктәш, Салавыч Сәрдегәнендә янгын куркынычсызлыгы гидрантлары ясалган, колонкалар һәм аңа кирәкле әйберләр алынган, дүрт авыл зиратына да чүп контейнерлары урнаштырылган. Иске Салавычта мәктәп урамына җәяүлеләр өчен тротуар салынган һәм асфальтланган, Чуйков, Татарстан урамнары ремонтланган. Яңа Салавыч, Биктәш, Сәрдегән авылларында тыкрыкларга вак таш җәелгән.

Смәел. Смәел авылында исә Киров, Җәлил, Бауман урамнары, Җәлил урамында бер күпер ремонтланган, Киров урамына чишмә суы китерелгән һәм керү юлы тәртипләнгән. Шушы җирлеккә караган Сизнер авылында Совет урамы ремонтланган һәм ике янгын куркынычсызлыгы гидрантлары куелган, аңа кирәкле барлык җайланмалар алынган.

Җирлекләр белән Гөлзидә Газизуллина, Зөлфия Шакирова, Гөлсинә Гарипова сөйләште.

Искәрмә: Үзара салым буенча башкарылган эшләрне язуны дәвам итәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым