Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ниһаять Балтачта “Ак калфак”ның тәүге җыены үтте

Татарстанда 1992 елда барлыкка килгән татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы бүлекчәләренең байтак кына өлкәләрдә эшләп килүе мәгълүм. Ә менә Балтачта ул оешма юк иде әле.

Ниһаять, ул бездә дә оешты. Бүген исә "Ак калфак"ның тәүге җыены үтте. Очрашуга оешманың күптән түгел генә билгеләнгән җитәкчесе, элегрәк мәдәният министрлыгында эшләгән, хәзер бары тик "Ак калфак" оешмасы белән генә җитәкчелек итәчәк Кадрия Идрисова да килгән иде. Балтачлылар башкала кунакларын чәк-чәк, тальян гармун моңнары белән каршы алды. Җыен кунаклары иң элек уңган-булган райондашларыбызның кул эшләре күргәзмәсен күзәтте, аннан алар залга үтте.
Биредә гореф-гадәтләрнең тере күренешен күрергә мөмкин иде. "Кыз урлау", "Яңгыр теләү" күренешләре, мөнәҗәтләр, татарның милли биюләре халкыбызның зур хәзинәгә ия икәнен тагын бер кат искә төшерде. Менә шуларны саклау, киләсе буынга түкми-чәчми тапшыру нәкъ менә "Ак калфак" оешмасының төп бурычы диелде җыенда. Алай гына да түгел, хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, бигрәк тә алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү дә оешманың турыдан-туры бурычы икәне ассызыкланды.
Җыен барышында Кадрия Идрисова "Ак калфак" оешмасы алып барган эшчәнлек белән таныштырды һәм хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде. "Гаиләнең тоткасы да, милләтнең киләчәге дә хатын-кызлар кулында. Чөнки бала яралганнан алып, бөтен гомер буена әнисе белән булган бәйләнешне югалтмый. Аны ныгыту өчен милли, дини гореф-гадәтләргә таянып яшәргә, эшләргә кирәк", диде ул. Күпсанлы мисаллар ярдәмендә Кадрия ханым бу хакта кызыклы әңгәмә корды. Шулай итеп, Тукай аенда Балтачыбызда "Ак калфак" оешмасы барлыкка килде. Бәлки бу хәл үзенә күрә символик әһәмияткә ия булып, хатын-кызлар оешмасының озак еллар, нәтиҗәле эшчәнлегенә ышаныч бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250