Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ничек саклап калырга сине, Авыл?!

Татарстан Республикасы күләмендә тормышка ашырылучы «Авыл яши» дигән мәгълүмати проект авылларны саклап калуга, яшәтүгә юнәлдерелгән.

«Авыл яши» дигән рес-публика проектына Балтач районының үзәк китапханәсендә старт бирелде. Биредә республика, район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары, китапханәчеләр, аграрийлар катнашында беренче киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Респуб-ликасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллин, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциация-се рәисе Камияр Байтимеров, китапханәчеләрнең Казандагы җитәкчелеге һәм дә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов киңәшмәдә катнашучыларны сә-ламләп, «Авыл яши» проектының мөһимлеген ассызыклап узды.

— Монда бөтен яклап эшләргә кирәк, — диде Айдар Фоатович. — Безгә дә, сезгә дә, журналистларга да. Һәм без һәрберебез дә авылны яшәтүне максат итеп куярга тиешбез. Эшне нәтиҗәле, авылга файдалы итеп алып баруны, бу урында кануннарга да игътибар итүне сорар идем.

Таһир Һадиев үз чыгышында Балтач районының мөмкинлегенә тукталды, фикер алышуда катнашучыларның тәкъдимнәренә колак салды, куен дәфтәренә теркәп барды. Камияр Байтимеров та Балтач районының социаль-икътисади үсеш ягыннан плүсләре күплеген бәяләп, барысын да кулланган очракта үсешнең тагын да югары булачагын белдерде. Рөстәм Гайнуллин чыгышында районда өстәмә вариантлар нигезендә эш алып барганда ярдәм итү чараларына ирешү мөмкин икәнлеге дә чагылыш тапты. Өстәмә вариантлар дигәндә, монда үзе яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сатучылар һәм башка юнәлештә гаилә бюджетына өстәмә керем кертүчеләр турында сүз барды.

Җитәкчеләр авылларда кече бизнесны, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны мәгълүмат белән җәлеп итәргә, ярдәм чаралары хакында җиткерергә кирәклеге хакында әйтте.

— Республикабыз җитәк-челеге авыл хуҗалыгына, бигрәк тә авыл тормышын саклауга аеруча зур игътибар бирә. Бюджеттан да ярдәм җитәрлек күләмдә каралган. Шул ук вакытта авыллар картая, кешеләр саны кими. Биредә яңгыраган авыл проблемаларына кагылышлы фикерләр уртага салып сөйләшенде һәм проектның төп темалары буларак эшкә алынды. Кыш дәвамында чишү юлларын эзләрбез. Укулар, очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар оештырырбыз. Һәм, һичшиксез, уңай нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм, шуңа да Балтач районы пилот районнар рәтендә тора. Кадрлар яхшы, очрашу өчен җылы, якты, зур, бай, заманча китапханәләребез бар, авыл хуҗалыгы тармагында үз роле булган һәркем бирегә килеп мәгълүмат таба ала, — дип белдерде Таһир Һадиев.

Очрашу узып, бер атна тирәсе вакыт үткәч, район үзәк китапханәсе мөдире Резеда Зарипова белән сөйләшеп алдык.

— Районда үзәк китапханәнең 34 филиалы бар, шул филиалларда мәгълүмати почмаклар әзерләүгә кирәкле материалларны туплауга керештек. Авылда кемнәр нәрсә белән шөгыльләнә, авыл китапханәчеләре аларны барлый, җыя. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен ниләр кирәк, исемлек төзеп, җитәкчелеккә юлладык. Кирәк бит инде, — ноутбук та, компьютеры да, интернеты да, авыл хуҗалыгы тармагын чагылдырган китап-журналы да, гәҗите дә... Чираттагы утырыш Чепья авылы китапханәсендә булыр дип көтелә. Утырышлар билгеле бер тема астында узачак. Гомумән алганда, әлеге проектны тормышка ашыру өстендә эш башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл