Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ничек матур итеп, тырышып эшлиләр!”

Хезмәтләренә рәхмәт, файдалы эш башкаралар. Афәрин!

Кышкы ямьле бер иртәдә әлеге фото килеп иреште. “Карагыз әле, ничек матур итеп, тырышып эшлиләр!”, ди матур хәбәре белән куандыручыбыз. Шәхсән үзем исә биектә эшләүләрен күреп, фотоны якынайта-якынайта, саклык чаралары бар микән дип карадым. Бар икән, бау белән эләктереп торалар үзләрен. Тик менә андый чакта башка кисәң дә начар булмас иде. Бар бит ул андый саклык башлыклары. Ә хезмәтләренә рәхмәт, файдалы эш башкаралар. Афәрин!

Чыннан да, соңгы вакытта кары да күп яуды, салкыны да сынады. Түбәләрне кар басты. Төз түбәләрдән кар ишелеп-ишелеп төшә башлады, шуңа күрә, сак булыйк, райондашлар, объект тирәләреннән үткәндә өскә дә карап алыйк, кары булмаса, юан-юан бозлары булырга мөмкин. Хәзер инде һәрнәрсә электроникага бәйле дип, физик эшләрне саклык белән башкарырга аяк-куллар күнекмәстәйгә әйләнә бара, шуңа күрә онытыла язган эшләрне башкарганда аеруча да сак булу начар итмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карчистарту