Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниебез – Факия Зиннәтулла кызының якты истәлегенә...

Кеше гомеренең иң авыр мизгелләреннән берсе - әнине югалту. Күпме генә бу турыда уйламаска тырышсак та, без дә язмыштан уза алмадык. Көтмәгәндә өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгы - бернәрсә белән чагыштырып та, бер ничек җиңеләйтеп тә була торган түгел.

Әни һәр кеше белән уртак тел таба ала торган ачык һәм ихлас күңелле, искиткеч юмарт, сабыр, акыллы хатын иде. Ул авырган дәвердә шалтыратып яки килеп хәл белешкән кешеләрнең исәбе юк. Үзеңнең ялгыз түгеллегеңне, кешеләргә кирәклегеңне тою - барыбызга да бик мөһим. Әнинең кәефен күтәргән, гомерен озайтканыгыз өчен олы рәхмәт.
Соңгы юлга озатырга килгән, безнең кайгыны уртаклашырга теләгән, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән һәр кешегә аерым - аерым ихлас рәхмәт. Дуслар, сыйныфташлар, авылдашлар, күршеләр, туганнарыбыз, җитәкчеләр һәм хезмәттәшләребезнең янәшәдә булуларына әни дә безнең шикелле үк куангандыр. Чөнки ул гомере буе кеше арасында булды, кешеләрне яратты, аңа тартылалар, киңәшкә киләләр иде. Безнең йорттан беркайчан да кеше өзелмәде, ишектән кергән беркемне дә әни табын артына утыртмыйча чыгармады. Гомере буе ризык әзерләгән, юган-җыйган, 5 бала үстергән, төп йорт тоткасы булган гап - гади бер хатын җеназасына килгән халык ташкыны әнинең гади, ләкин искиткеч игелекле һәм кешелекле булуын раслады. Җаннарны кая куярга белмәгән бу көннәрдә әниебезне шулай хөрмәтләгән кешеләргә без бик рәхмәтле. Һәрберегезгә хәерле гомерләр, саулык, тынычлык телибез.
Мәкерле чирнең көтелмәгән һөҗүме бөтен дөньяның астын - өскә китерде. Безнең хәзер гомернең калган өлешен - әнисез өлешен яшәргә өйрәнәсе бар. Әнинең тиңдәшсез киңәшләре, төшенкелек белмәс оптимистик рухы, кылган хәер - фатихасы безгә көч бирсен. Әти-әнинең якты истәлегенә тап төшерерлек гамәлләр кылмыйча, аларның догачылары булып яшәргә Ходайдан сабырлык сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250