Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниемә хат (солдат хаты)

Исәнмесез, "Хезмәт" редакциясе коллективы! Сезгә Йошкар-Ола шәһәрендә хезмәт итүче Сосна егете Илназ Закиров кайнар сәламнәр белән янәдән хат яза. Хат язуымның төп сәбәбе - әнием Рәсимәне һәм шулай ук җир йөзендәге барлык әниләрне чын күңелемнән "Әниләр көне" белән тәбрик итәм.

Әни... Әнкәй... Бу изге сүздән дә изгерәк, матуррак сүз бармы икән?! Моның шулай икәнлеген туган-үскән нигезеңнән чыгып киткәч кенә аңлыйсың. Әни! Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын өчен күпме тырыштың син. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа! Киләчәктә без - балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әтиебез белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак гомер итегез.

Нигә генә тиңлим икән сине,
Син бит әни -
Тормышымның тиңсез бизәге!
Йөрәк түрләреннән өзелеп төшкән
Бәгыреңнең бездер үзәге.
Кояш дисәм, кояштан да кайнар,
Аем дисәм, айдан яктырак!
Бу дөньяның тиңсез байлыгы син
Юктыр бер ни синнән затлырак.
Озак яшә әнкәй безнең янда,
Әле син бит безгә бик кирәк.
Сагынганда кайтып керер өчен,
Ачык ишекләрең бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250