Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниемә хат яки "Җырчы белән күрешә алсам, бер каз тоттырыр идем үзенә!”

Истәлегемне балачак елларыннан ук башлыйм әле.

 Җәйге матур көн башланды. Авыл кешесе, гадәттәгечә, иртә тора: көтүен куа да, иртәнге аштан соң көндәлек эшенә тотына. Без дә, һәммәбез аяк өстендә: әбием Мәчтүрә өстәл быештырып, табак-савылар юа, әнием Ләлә белән абыем Мансур ишек алдында – абзар алдында кузлага салып, аркылы пычкы белән утын кисә. Мин дә, әле укырга кермәгән бала әбием янында кайнашам: ни эшләгәнемне белмим, әмма диварга эленгән “кара тәлинкә” радиодан нәрсәдер сөйләгәннәрен хәтерлим – тыңлыйм. Кинәт өй эче моңлы баян тавышына күмелде һәм бер яшь егет  җырлап җибәрде: “Сәлам сиңа, әнием, ерак-ерак җирдән...” Мин дә әсәрләнеп җырны тыңлый башладым, әбием дә әйберләрен ташлап, “тәлинкә” төбенә елышты.радиодан моңа кадәр бу җырның яңгыраганы булмагандыр, күрәсең. Күпмедер тынсыз торган әбием, кинәт кузгалып китеп, тәрәзәләрне ачып җибәрде һәм “Ләлә, Мансур, керегез, Марс җырлый!”, дип кычкырды. Соңгылары, пычкыларын ташлап, өйгә йөгереп керде һәм без дүртебез дә өнсез калып, радиодан агылган моңны тыңладык... әле җыр беткәч тә акылыбызга килә алмадык: җыр шулкадәр тәэсир итте. Бу вакытта армиядә хезмәт итүче улын күзаллаган, аның сәламен – тавышын тыңлаган кебек булган әбием өзгәләнеп: “Һай җырлавы! Үзәкләрне өзде бит! Улым Марсның тавышын ишеткәндәй булдым! Алай-болай исән булып, шушы җырчы белән  күрешә алсам, бер каз  тоттырыр идем үзенә!”, – диде. (Әйтергә кирәк, 1950-1960 елларда авыл кешесеннән каз зур бүләк инде ул).

Истәлекләрнең тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының алдагы саннарында танышырга мөмкин.

Наил Фәсыйхов

Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев