Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнием, якты кояшым!

Сезгә Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбенең Энче сыйныф укучылары яза. Без сыйныфыбызда 4 кыз. Барыбыз да җырларга яратабыз, бию түгәрәгенә йөрибез. Укуда да сынатмыйбыз, 4ле һәм 5ле билгеләренә генә укыйбыз. Сезгә әниләребез турында язган язмаларыбызны җибәрәбез.

Минем әниемнең куллары алтын. Шулай булмаска?! Әнием көне буе эшләгән эшләрне санап та бетереп булмый. Ул юа да, пешерә дә, җыештыра да, безне тәрбияли һәм иркәли дә. Мин бигрәк тә әниемнең ашларын, ә аеруча ул пешергән мантыйларны яратам. Әни пешергәндә аңа булышам да. Мин әниемә сокланам. Үскәч аның кебек буласым килә: оста хуҗабикә, сабыр әни һәм бар яктан да камил кеше.
Алсинә МОСТАФИНА
Әнкәй! Нинди матур сүз! Шушы сүз эченә күпме җылылык, яктылык, яхшылык, назлылык җыелган.
Әнием без торганчы торып, тәмле коймаклар пешереп, безне назлап уята. Әйбәт булыгыз, әйбәт укыгыз дип мәктәпкә озатып кала. Кайтышыбызга тагын җылы ашлар белән каршы ала. Минем әни бар эшкә дә өлгерә. Ул безгә оекбашлар да бәйли, өебезне тутырып матур гөлләр дә үстерә, фермага барып сыерлар да сава. Әнием мине дә эшкә өйрәтә: бергә-бергә өчпочмаклар, пәрәмәчләр пешерәбез, өй җыештырабыз. Аның белән китаплар укый¬быз, дәресләрне хәзерлибез. Мин әнием белән горурланам. Аңа сәламәтлек телим.
Мәрьям САБИТОВА
Минем иң якын кешем, хәлемә керүчем, кайгы-шатлыгымны бүлешүчем -ул әнием. Мин хәзер Знче сыйныфта укыйм. Без моңарчы бик күп бәйрәмнәрдә катнаштык, күп дәресләр укыдык. Әнием миңа бәйрәм саен матур-матур биюләр, җырлар өйрәтә. Мин гел алдынгы урыннар алам. Әнием, тырышлыгың өчен зур рәхмәт. Без әни белән дәресләрне дә бергә хәзерлибез. Яңа китаплар укыйбыз. Әнием мине өй җыештырырга да өйрәтте. Хәзер мин аңа бик теләп булышам. Кичләрен чигү дә чигәбез. Тәмле-тәмле тортлар да пешерергә өйрәнеп йөрим бу арада. Әнием пешергән тортларны ашасаң телеңне йотарсың. Минем әни кебек матур, акыллы, әйбәт әниләр бик сирәктер.
Әнием! Беркайчан да авырма, күзләреңне хәсрәт болытлары капламасын, рәхәт яшә!
Ризәлә ГОЗӘЕРОВА
Минем әнинең исеме Гөлүсә. Ул Арбор мәктәбендә география һәм биология фәннәрен укыта. Әнием бик әйбәт укытучы, үз эшен бик ярата. Аны укучылар да хөрмәт итә.
Өйдә дә ул безнең яраткан әниебез, хөрмәтле кешебез. Ул безгә тәмле, татлы ризыклар пешерә, матур, чиста итеп киендерә, үбеп йоклата, иркәләп уята. Минем әнием пешергән тәмле камыр әйберләрен башка беркемнең дә пешергәне юктыр.
Язгөл ШӘЙХИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250