Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниемнең тормыш “дипломы

Гаиләбез ядкәре булып сакланган документлар арасында әниемнең туу таныклыгыннан тыш иң “олысы” – 87 ел сакланган җәүһәрләрнең берсе – әнием Галиягә (1921-2016) 1933 елда Салавыч башлангыч мәктәбен тәмамлау турында бирелгән таныклык та бар.

Төп сүзгә керешкәнче иң элек Салавыч мәктәбенең тарихына, аның кыскача гына чишмә башына күз салсак, урынлы булыр. Авылыбызда беренче баскыч совет мәктәбе 1918 елда эшли башлаган. Аның тәүге укытучыларыннан берсе Әмин Капкаев беренче оештыручы-җитәкчесе, мәктәп мөдире була. Авылыбызның белем йорты 1923 елда чын башлангыч мәктәп булып формалаша. Мәктәп мөдире итеп Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган Хәлил Фазлыев билгеләнә. Башлангыч, ягъни 4 еллык белем бирү буенча мәктәп 20 елга якын эшли. 1918-1936 елларда башлангычны тәмамлаучыларның күбесе шул белем белән чикләнә. Теләкләре, хәллеләре укуларын Яңгул җидееллык (1934 елдан районда иң беренче урта мәктәп) мәктәбендә дәвам иткәннәр. Салавыч мәктәбе исә 1961 елдан җидееллык, 1977 елдан урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Инде менә алдан вәгъдә ителгән документ белән танышыгыз:
А.Т.С.С.Р. (Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы)
Мәгариф Халык Комиссариаты.
Балтач районы
Салавыч мәктәбе
Башлангыч мәктәпне бетереп чыгу турында

Таныклык
Бу таныклыкны күрсәтүче Галия Зәкиева, 1921 елда туган,
1929нчы елда мәктәпкә керде һәм 1933нче елда аны бетереп чыга. Зәкиеваның өлгереше түбәндәгечә булды:
1.Ана теленнән Бик яхшы
2.Математикадан Бик яхшы
3.Табигатьтән Яхшы
4.Җәмгыятьтән Канәгать
5.Җәграфиядән Канәгать
6.Политехник хезмәттән Канәгать
7.Икенче телдән Бик яхшы
8.Тән тәрбиясеннән Канәгать
9.ИЗО һәм МУЗОдан Яхшы
Дисциплинасы Бик яхшы

“1” Июнь, 1933 ел
Мәктәп мөдире (Имзасы)
Мәктәп советы секретаре Имзасы
Һәм мәктәп мөһере куелган.

Әниемә алга таба уку юлы ябыла. Чөнки бу вакытта әнидән ике яшькә өлкән Хәдичә апасы Яңгулда укый. Әтиләре Гражданнар сугышында һәлак булып, ике кызын ятимлектә үстерүче әбиемнең ялгыз да каласы килмәгәндер, тормыш авырлыгы да сәбәпче булгандыр… Шушы документка ия әнием, гәрчә әле үзенә 12 генә яшь булса да, өлкәннәр белән кырда иген ура, колхозда эшли башлый. “Ликбез” (ликвидация безграмотности)да укыта. Сугыш башлангач, кыска сроклы курсларда тракторчы һөнәре үзләштереп, районыбыз кырларында трактор белән җир сукалый, икмәк фронтында тир түгә, Бөек Җиңүне якынайту өчен үзенең лаеклы өлешен кертә. “Бөек Ватан сугышында куйган фидакарь хезмәтләре өчен” медаленә лаек була. Аңа өстәп, аның гомер юлларына Тормыш-Укытучы куйган “5”леләр сыман, Бөек Җиңү юбилейларының медальләре, “Бөек Ватан сугышы ветераны,” тыл ветераны, хезмәт ветераны таныклыклары, колхоз, район җитәкчеләреннән алган Рәхмәт һәм котлау открыткалары, Россия һәм Татарстан Президентларыннан 90, 95 яшьлек юбилейларына алынган Рәхмәт хатлары саклана.

Әниемнең 4 сыйныф кына белем белән калуына кимсенүен хәтерләмим. Гарәп хәрефләре белән дә аз-маз яза, укый белә иде ул. Төп укулары латин графикасы булса да, үзлегеннән рус хәрефләре белән язарга, укырга да өйрәнгән. Латинны укырга да мин әнидән өйрәндем. Әлеге таныклыкны да латинчадан үзем тәрҗемә иттем. Мин белгәннән әнием безнеңчә язды, укыды. Ә минем язганнарыма аның кадәр сөенүче кеше булды микән? Армиядә, читтә чакта хатлар языштык.

…Салавыч мәктәбе биргән 4 сыйныф белем һәм үзенең югары әхлак сыйфатларын юлдаш итүе, намуслы хезмәте белән гомер кичереп, әнием авылдашлары, ятимлектә үстергән өч баласы, бөтен дәвамчылары алдында йөз аклыгы булып яшәп китте…”

Фоторәсемдә: 1977 елда авылның бер төркем сугыш чоры механизатор-кызларын туплап, сурәткә төшергән идем. Алар барысы да Салавыч башлангыч мәктәбе биргән белем белән дан алган кызлар. Сулдан – уңга: Зәйнәп Гарипова, Галия Низамиева (Зәкиева), Рәхимә Әшрәпова, Разия Гыйльметдинова һәм Ләбибә Хәбибуллина. Әнием алгы рәттә сулдан беренче.

Рамазан Фәрзиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне