Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нигә аңа өйләнәсең, ике күзе дә сәламәт кызлар җитәрлек бит...

Фәния апа белән Гасыйм абый Һадыевлар — Сосна авылының иң абруйлы кешеләре. Гаилә башлыгы (83 яшьтә) өздереп тальянда уйный, хуҗабикә (82 яшь) матур итеп җыр суза, бии.

Алар бүген дә сәхнәдән төшми. Декабрьдә бу күркәм парның гаилә корып яши башлавына 60 ел тула. 
— Алла боерса, бездә ике ай рәттән өчләтә бәйрәм — киләсе елның 17 гыйнварында төпчек улыбыз Рөстәмгә — 50 яшь, хатыны Лилия белән гаилә корып яшәүләренә шул ук көнне 25 ел була. Юбилей, көмеш һәм бриллиант туйларны билгелибез, — дип әйтте Фәния апа.
Һадыевлар икесе дә Сосна авылында туып-үскән. Гасыйм абый балта остасы, комбайнчы, төзелеш бригадиры да булган... 
Өйләнешкәнче, Гасыйм абый белән Фәния апа өч ел очраша. Авыл клубында танышып, егет кызның матур җырлавына, кыз егетнең тальянда уйнавына гашыйк була. 
— Бер күзем күрмәгәч, кияүгә чыга алмам, дип уйлый идем. Гасыйм белән очраша башлагач та, кимсенү хисе бетмәде, — ди Фәния апа. — Кавышырга карар кылгач, Гасыймга: “Нигә аңа өйләнәсең, ике күзе дә сәламәт кызлар җитәрлек бит”, — диючеләр булган. “Ни булса да бергә күрербез, яратам, өйләнәм”, — дигән ул. Атка утырып, килен булып төштем. Аннан никах укыттык. Бала тугач кына язылышып, туй иттек. Мәҗлескә ризыкларны Гасыйм Казаннан барып алды. Ул елларда бердәнбер салат — винегретны райондагы кызларга кушып ясатты. Аллага шөкер, тату, матур, гөрләп яшибез. Гасыйм — туры сүзле, мин — сабыр. Һәрвакыт бергә киңәшеп эш итәбез. Әҗәткә кермәдек, кредит алмадык, акчабызны юк-барга тотмадык. Озак һәм бәхетле яшәүнең сере — бер-береңә юл куюда. Тагын бер киңәш: өйләнешү өчен — яратырга, ә гаиләне саклап калу өчен гафу итә белергә һәм сабыр булырга кирәк. Сабыр төбе — сары алтын! 
Гасыйм абый белән Фәния апа биш балага гомер биргән. Олы кызлары Нурия Саба районы Өтернәс авылында яши. Маляр булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кадрия — Балтачта, гомер буе бухгалтер вазыйфасын башкарган. Гадения — Себердә, ул да бухгалтер. Алар Казанда йорт җиткергән, озакламый күченеп кайтырга җыеналар, ди. Әлфия Казанда, пешекче. Дүрт кыздан соң Һадыевлар гаиләсендә көтеп алынган төпчек малай — Рөстәм туа. Ул — шофер. 
— Төп йортта улыбыз белән яшибез, — ди Фәния апа. — Каенанам белән 26 ел гомер иттек. Киленем белән бергә торуга да чирек гасыр узып бара. 11 онык, 4 оныкчыгыбыз бар. Балаларны ата сүзен алга куеп тәрбияләдем. Нәрсә эшләсәләр дә, иң элек әтиегездән сорагыз, дип әйтә идем. Аллага шөкер, балаларыбыз акыллы, оныкларыбыз да тәртипле...

Эльмира СӘЛАХОВА

vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосна авылы