Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Нигә безне ишетмиләр? Авылны эт басты, әле ул гына да түгел..."

Эч-серләрен бушатырга да, ярдәм сорап та, рәхмәт әйтеп шалтыратучылар бик күп

Шушы көннәрдә Кариле авылында яшәүчеләрдән шалтырату кабул иттек.

-Тынычлык урамында иясез этләр күбәйде. Шулар, бөтен тынычлыгыбызны ала. Җирле үзидарәгә шалтыраттык. Тик, мөрәҗәгатебез җавапсыз калды. Нигә безне ишетмиләр? Ул-бу  була калса...  Әле ул гына да түгел. Безнең Кариле авылы бик зур. Тик ни хикмәт балалар өчен уен мәйланчыгы юк. Мәктәп мәйданчыгына барырлар иде, анда барыр өчен олы юл үтәсе бар. Урамыбызда җыелган бала-чаганың күплеген чамалар өчен кайчак та урамнан машина үтеп китә алмавын әйтү дә җитәдер. Инде үзара салым акчаларын да вакытында тапшырабыз. Шулар исәбенә булса да, уен мәйданчыгы төзеп булмый микән ул?  - ди шалтыратучыбыз.

Җирле үзидәрә җитәкчелеге халык зарын ишетер һәм әлеге мөрәҗәгать җавапсыз калмас дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев