Нигез кадере
Нигез кадере турында уйлана белүчеләрнең төрлесен күрергә туры килде. Яшәргә кеше калмады инде дип, төп нигезләрен сатып, соңыннан үкенүчеләрне дә, нигез саклыйм дип җан атучыларны да, авыллары бетеп, кайтып, дога кылырга нигезебез дә калмады дип зар елаучыларны да, читтә гомер буе нигезләрен сагынып яшәүчеләрне дә… Шул ук вакытта бу хакта уйлый белмәүчеләрне дә.
Балтачтагы танышым Фагыйль абый Шәфигуллин инде уй-фикере утырган, ныгыган кеше. Пенсия яшендә. Төгәл, конкрет кеше. Бер көн сүз чыгып, нигез турында сөйләшә киттек тә, әлеге җитди, төгәл Фагыйль абый… лирик егеткә әйләнде дә куйды. «Минем өчен ике нигез бик кадерле, – ди ул. – Авылдагы төп нигездән яшүсмер чакта ихтыяри-мәҗбүри чыгып киттем, әмма андагы балачак еллары бик күп истәлекләре белән бәйли, гел үзенә тартып тора».
Сагынырлыгы, горурланырлыгы бар шул нигезе белән. Җиде балалы, Нөнәгәрнең бик тә данлыклы, дәрәҗәле гаиләсендә үскән төпчек малай ул. Әтиләре Гафиулла абый бик тә абруйлы тимерче була. Тирә-якта бил бирмәс Сабантуй батыры да. 17 ел баш батыр була. Өлкәнрәк авылдашлары әле аның үзеннән күпкә авыррак булган, 100әр килограммлы егетләрне бик оста гына сыртына әйләндереп салуын хәтерли. Өздереп тальянда уйнаучы, кулында ут уйнатучы, мәйданнарда бил бирмәс егетнең холкы да шундый була: беренче карашка шактый кырыс, үз дигәненә ирешми калмас… Әнә бит тормыш иптәше Гаффәне дә урамда бер күрүгә: «Бу кыз минеке булачак», – дип әйтә һәм чибәр, бик йомшак күңелле кыз янына беркемне җибәрми саклап йөри-йөри һәм… өйләнә дә. Ике сугышны кичкән. Сугыш чорларында ул барысына да түзә, әмма русча белмәве шулкадәр үзәгенә үтә: исән-сау кайтсам, сыерымны сатсам – сатам, әмма балаларымны укытам дип әйтә. Нәзер кебек әйтелгән бу сүзендә тора да ул. Җиде баласына да югары белем алырлык мөмкинлек тудыру өчен барысын да эшли. «Теләсә кая керегез, әмма укыйсыз», – ди ул. Заманында укытучы булып эшләгән җәмәгате Гаффә дә каршы килми, билгеле. Үткән гасыр уртасында авылларда югары белем алучылар бармак белән генә санарлык булганда, бу гаиләдә туып-үскән җиде баланың җидесе дә университет-институтлар тәмамлый.
Ул заманда район өчен генә түгел, республикада да гадәттән тыш хәл бу. Әле бит безнең районда нефть чыкмаса да, җиде баланың бишесе нефтьче-геолог һөнәрен сайлый. Бер кызлары икътисад юлыннан китсә, төпчекләре Фагыйль абый авылга якынрак һөнәрне үз итә. Сүз уңаеннан, җидесе дә үз һөнәрләрендә таныла. КДУның геология факультетын тәмамлаган Мансурларының бөтен хезмәт юлы республикабызның нефть ятмаларын үзләштерү белән бәйле. Ике ел Кубада нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү эшен җайга салуда катнаша – Куба Индустрия министрлыгының баш инженер-геологы була. Аннан кабат Татарстанда. «Татнефть» идарәсенең Почетлы нефтьчесе, «ТРның атказанган геологы», ВДНХның көмеш медале иясе. Наиләләре Уфа нефть институтын тәмамлап, гомере буе бораулау эшләре идарәсендә икътисад бүлеге башлыгы булып, Казан финанс институтын тәмамлаган. Фәнияләре Чаллы хакимиятенең финанс идарәсендә, республиканың Финанс министрлыгында эшли. Нуртдиннары исә, Мәскәү нефть һәм газ институтын тәмамлап, нефть-газ табучы компаниядә баш инженер булып хезмәт куя. Марсельләре дә Уфадагы нефть институтын тәмамлый. Башта үзебездә эшли, аннан Себер нефть ятмаларын үзләштерүгә җибәрелә. Цех җитәкчесеннән идарә башлыгына кадәр күтәрелә. Ульяновск өлкәсе нефть чыгару унитар дәүләт предприятиесенең генераль директоры, соңрак Казанда фән-сәнәгать фирмасының техник директоры була. Техник фәннәр кандидаты. 20дән артык фәнни хезмәт, производствога кертелгән өч уйлап табу патенты авторы. «СССР нефть промышленносте отличнигы» билгесе, II дәрәҗә Ватанга хезмәт иткән өчен ордены иясе. Наилләре дә абыйлары эзеннән Уфадагы нефть институтын тәмамлый. Аның бөтен тормыш юлы исә Әлмәт нефть идарәсе белән бәйле. Күп еллар цех начальнигы булып эшли. «Татнефть» идарәсенең мактаулы гражданины, берничә истәлек медальләре иясе. Гафитнекеләрнең (әтиләрен авылдашлары шулай дип йөртә) нефтьчелек стажы 134 елдан артып китә. Аларга 100 мең сумлык сертификат бүләк ителә. Бу сертификатны алар туган авылларындагы Нөнәгәр мәктәбенең 100 еллыгына бүләк итә, өстәп, компьютер да алып бирә.
Төпчекләре Фагыйль абый – районда бик күпләргә таныш кеше. Әтисе сүзен тыңлап, Чепья мәктәбендә рус сыйныфында белем алган егет кабат авылга, төп нигезгә әйләнеп кайту хыялы белән төзүчеләр институтына укырга керә. Тик югары белем алып кайткан егеткә һәм аның тормыш иптәше, шулай ук югары белемле төзүче инженер Верага авылда эш табылмый. Балтачтагы данлыклы СМУга мастер булып урнаша Фагыйль абый, ике айдан фатир, соңрак өй дә төзеп бирәләр. Шулай итеп, Балтачта төпләнергә туры килә. Районыбыздагы бик күп төзелешләргә Фагыйль абыйның хезмәте кергән. Ул заман өчен яңалык булган берничә катлы биналарны, социаль-көнкүреш объектларын санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Кайда гына эшләсә дә, үзе турында матур фикер калдыра ул. «Татарстанның һәм Россиянең мактаулы төзүчесе» исемнәре, төрле дәрәҗәдәге күпсанлы мактау таныклыклары да тикмәгә генә бирелмәгән.
Төп нигездә кеше яшәмәсә дә, бүген аны карап, тәртипләп тотуны, төпчек малай буларак, үзенең бурычы дип саный Фагыйль абый. Анда өстәмә янкорма да эшләткән, өйләрен заманча итеп тышлаткан, түбә-капка-коймалар да ялт иткән. Чиратта абзар-куралар, ди үзе. Өй эчендә генә барысын да элеккечә сакларга тырыша. Мичләрен яңартканда хәтта сәндерәсен дә калдырган. Болары балачак, яшьлек хатирәләрен, «эз»ләрен саклау өчен.
– Без үскәндәге кебек торсын дибез. Туганнарыбыз белән шушында еш җыелабыз, Коръән укытабыз, әти-әни, сабый чакта үлгән ике туганыбызның каберләрен зиярәт кылабыз. Монда кайтуга, бөтенебез балага әйләнә, әйтерсең, авылдан чыгып киткәнгә 50–60 ел үтмәгән дә… Буш торганына барыбер йөрәк сызлый инде. Мин шушы нигездә калырга тиешле кеше идем, җәмәгатем белән кайткан да идек бит. Шунда эш бирмәделәр, кирәксенмәделәр… Хәер, Балтачтан 20 минутлык юл, күңелем купты исә, бер әйләнеп менәм. Кем белә, бәлки алга таба берәребез шушында кайтып төпләнәм дияр. Сату турында уй да була алмый, без исән-сау чакта ул безнең төп нигез булып яшәячәк әле, – ди Фагыйль абый. – Беләсеңме, миңа бит әле хәзер тагын бер нигез бик кадерле. Әйе, дөрес аңладың, Балтачтагысы. Үзебезнең куыш дип яши башлаган, гаилә тормышыбызның бөтен истәлекле вакыйгалары үткән нигез. Үзем анда тумасам да, балаларым шунда туды. Яңа урынга өй төзегәч тә, моннан китәсе килмәде, хәзер анда башка чыккан улларыбыз яши. Нигезе дә, йорты, каралтысы да бик кадерле. Мин шундый кеше: йоклар өчен дә үз караватым кирәк…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев