Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Нигез таркалмасын дип калган идек» – 2 (+фото)

Соңгы егерме елда авылда йортлар саны артмый да, кимеми дә

«Авылның исеме мари теленнән алынган. Аның беренче өлешенең тел белгечләре ике варианты барлыгын әйтәләр: «пукшы» – елгалар кушылган җир, култык;«пүкше»– чикләвеклек, куаклык... Авылны күбрәк Ушла исеме белән беләләр. Бу исем барлыкка килү турында кызыклы гына риваять бар. Пукшинер белән янәшә генә булган Сәрдек авылына ниндидер максат белән килгән рус чиновниклары, авылда мариларның булмавын күреп, монда төпләнгән татарлардан аларның кая китүен төпченгәннәр. Русчаны ипилек-тозлык кына белгән татарлар, Иске Пукшинер ягына күрсәтеп, «Ушла!» (киттеләр) дип җавап биргәннәр. Әлеге чиновниклар авылның исемен Ушла дип теркәп тә киткәннәр. Җиңел яңгырашлы исем халык теленә дә тиз кергән»... (Гарифҗан Мөхәммәтшин «Балтач энциклопедиясе»)

Артмый да, кимеми дә

Ушлада соңгы егерме елда йортлар саны 11дән кимеми. Үзләре әйткәндәй, гел бер төрле тора: артмый да, кимеми дә. Бу кадәресе авылда әле яшим дип яши торган, эшле дә, ашлы да кешеләр яшәгәнгә бер дәлил, миңа калса. Бер урамлы бу авылның бер очыннан икенче очы күренеп тора. Үзләре авылның теге очында дип сөйләшсәләр дә, капка төбенә чыгып бассаң, бөтен кешегә кул болгарга, береңне-берең күрергә була. Авыл искитмәле табигать почмагына урнашкан. Йортлар, каралтылар тәртип белән, әмма тормыш итәр өчен бик уңайлы итеп урнашканнар: бакча, ихата өлешләре зур, иркен. Күп итеп терлек, кош-корт асрарга бик уңайлы бу кадәресе. Биредә шулай яшиләр дә. Һәр йортта диярлек икешәр сыер. Өчне, бишне асраучылар да бар. Ике хуҗалыкта сигезәр сыер диделәр. Электрокөтүчеләре дә бар, анда сигез сыер гына тора, калганнарын урын иркен, дип, арканга йөртәләр. Печәнне күбесенчә үзләре әзерли, ашлык-фуражны сатып ала. Сөтне көн саен Сәрдектән килеп җыялар, атнага бер көн күчмә кибет килә, барыбызда диярлек машина, кирәк әйберне үзебез дә барып алып кайтабыз, атнага бер көн чүпне җыйнап алып китәләр, юлларыбызны юллар идарәсе даими чистартып тора, диләр. Юллар... – бу авыл өчен гомергә зур проблема булган. Ә хәзер, мәктәп укучыларын автобус Пыжмара мәктәбенә йөртә башлагач, юллы да булганнар, юллары караулы да. Шуңа күрә юллар безнең иң зур казаныш, диюләрендә бернинди арттыру юк. Почта вакытында килә, пенсияне китереп бирә, түләүләрне алып китә дип, Сәрдек хат ташучысы Флера Гомәрованы, шул авылның ФАП мөдире Лилия Гайнуллинаны исә, чакыруга менеп җитә дип, мактадылар. Телефон элемтәсе белән дә проблема юк икән: Летай, Мегафон, МТС тота, җәйләрен су коенам дисәң, күрше Сәрдектә генә плотина бар, газ, су кергән, диләр. Авылда гомергә Сабантуй үтмәде, әмма якын-тирәдә генә әллә ничә авыл, барысына да барырга була диделәр. Әнә шулай, тормышларын һәр яктан җайланган, көйләнгән итеп, яратып сөйлиләр биредә. Яшьләр калмый, яшьләр китә, бетүгә барабыз дип кенә кайгыралар.

Авылда бер ир-егет «Кама»хуҗалыгында механизатор булып эшли. Тагын өч хатын-кыз күрше авылларда бюджет өлкәсендә, калганнары үз хуҗалыгында эшли һәм пенсиядә.«Кама» хуҗалыгына карасалар да, күбесе заманында пай җирләрен алган. Кемдер үзе эшкәртсә (зур мәйданнарда печән җирләре булу терлек асрауны җиңеләйтә), авылның төп терәге булган фермерга арендага бирүчеләр дә бар. Авылда яшәүчеләр күптән инде үз көннәрен үзләре күрергә гадәтләнгән. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә күз алдында: берсеннән-берсе зур, матур, төзек каралтылар балкып утыра. Биредә беркемнән дә ул юк, бу юк дигән моң-зарны ишетмәдем. Киресенчә, бөтен эшне яратып эшлиләр кебек тоелды. Үземә дип тырышкан көннәре.

«Авыл барыбер сагындыра»

Зөлфия һәм Рифат Нәҗметдиновлар авылда иң күп терлек асраучы гаиләләрнең берсе. Биш сыер, ике тана, бозаулар. Малларының кайсы көтүгә чыга, кайсы арканда, кайсы өйдә... Без барганда өлкәннәр өйдә юк, кырга, печәнгә киткән иде. Кызлары Зәринә белән Дилә малларга печән салып йөри. Эшчән генә түгел, бик ачык та булып чыкты бу сөйкемле кызлар. Апалары Рәзинә Казанда укый, Зәринә Арча педколиятенең беренче курсын тәмамлаган, Дилә Пыжмара урта мәктәбенең җиденче сыйныфына бара. Алар белән район үзәгеннән еракта булган, кечкенә авылда яшәү турында сөйләшәбез.

–Атна саен кайтам, – ди Зәринә. – Авыл барыбер сагындыра. Арчадан кадәр попутка белән кайтам. Киткәндә йә интернет аша белешәбез, йә авылныкылар туры килә... Авылда минем яшьтәшләр юк, бездә гомергә яшьләр булмады (үскән берсе китә барган – авт.). Булмас та инде... Клуб гомергә булмады... Башта әле юлы да юк иде бит. Юл һәм укучыларны мәктәпкә йөртүче автобус безнең өчен иң зур роскошь…

Дилә – авылдагы дүрт укучы баланың берсе. Аның белән бер сыйныфта укучы Ильяс белән дә танышырга туры килде. Ул да әнисенә бозаулар эчертергә булышып йөри иде. Рәзилә һәм Рафис ??? Фазуллиннар да дүрт сыер, ат-бозаулар, кош-корт асрап, тырыш хезмәт белән көн күрә. Рафис исә «Кама» хуҗалыгында механизатор булып эшли. Берүзенә өч трактор, аларда эшләргә дә өлгерә, үзх хуҗалыгында да эш җитәрлек.

–Пыжмарадан бирегә килен булып килгәнемә 24 ел. Башта ияләнү авыр булды. Хәзер инде башка урында яшәп тә булмас кебек... Ераклыгы гына бар, яшәр өчен уңайлыклар, мөмкинлекләр бер җирдән дә кайтыш түгел, – ди Рәзилә. Олы уллары өйләнгән, Айзиләләре дә Казанда. Әткәнемчә, Ильяс әнисенә бар эштә булышчы.

«Рамилне генә язмый калдыра күрмә!»

Бу авылда кайсы гына йортка керсәк тә, кемне генә күрсәк тә, әнә шулай ди. «Аннан башка булмый, ул авылыбызның терәге, – диләр. – Нинди генә сорау булса да, аңа әйтәбез. Күптән түгел ике чишмәбезне дә карап, тәртипләп куйдыртты”...

Рамил Фазуллин – шушы авыл егете. Тагын бер төп нигез сакчысы. Шушы авыл кызы Фәния белән утыз ел тигез, матур гомер кичерәләр. Ике кыз үстергәннәр. Ике оныклары бар. Ул моннан егерме еллап элек шушы авылда яшәүчеләрнең пай җирләрен арендага алган. 119 гектар җирнең утыз гектарында люцерна, калаганында бөртеклеләр үстерә. Киров өлкәсендә дә арендага алган җирләе бар. Язгы-көзге кыр эшләре чорында ярдәмчеләр алса да, калган эшне гаилә белән башкарабыз ди. Кырык башка кадәр үгезләр асраган еллары булган, соңгы елларда егерме биштән дә арттырган юк, быел егерме үгез бар, ди үзе.

–Арендага алган җирләр өчен ничек түлисез? – дип сорыйм.

–Үзем дә күптән түгел шуны исәпләп караган идем, бер гектар өчен 7500 сум түлибез булып чыга икән. Печән, ашлык бирәбез, салымнарын түлибез, салам алучылар да бар...

–Пилорамыгыз да бар икән...

–Соңгы вакытта үзебезгә кирәк өчен генә эшләтәбез инде. Балтачтагысында да эшләмим инде... Күченергә дип, Балтачка өй салдырткан идем, барысы әзер булып беткән иде. Өйдәгеләр риза булмады, күченәселәре килмәде...

Әнә шундый авыл патриотлары яши биредә. Биш-алты йортта Фазулла нәселе. Урамнары да Дуслык исемле аларның...   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев