Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ник битараф икән бар тараф? Кайтаваз

Дөрестән дә, зиратларыбыз язмышына әле күп кеше битараф. Әле менә үткән атнада гына Балтач зиратында өмә үткәрдек. Газетага да яздык, игъланнар да куйдык.

“Һәркем өчен соңгы йорт бу яки зиратларыбыз ни хәлдә?”, шул исемдәге язмада күтәрелгән проблемалар, фикерләр белән килешмичә булмый. Барыбызның күңелне борчыган әйберне халык хөкеменә чыгарган Фәрит абый Зәкиевка, редакция коллективына зур рәхмәт.

Дөрестән дә, зиратларыбыз язмышына әле күп кеше битараф. Әле менә үткән атнада гына Балтач зиратында өмә үткәрдек. Газетага да яздык, игъланнар да куйдык. Нибары утызлап кеше килгән иде. Ә бит Балтачыбызда  1900дән артык пенсионер бар, шуларның 700гә якыны ир-атлар. Шуларның яртысы гына килсә дә, нинди зур көч булыр иде. Юк шул, әлеге дә баягы барысы да мәчеткә йөрүчеләр иде: өлкәннәр, яшьләр, югары сыйныф укучылары. Болай дәвам итсә, утыз кеше белән бу зиратны тулысынча тәртипләп чыгу өчен безгә дистә елга якын вакыт кирәк булачак! Фәрит абый хак әйтә – халык белән очрашканда да, кабергә, мәет озатырга килүчеләр дә нигә зират шушындый хәлдә дип күп зарлана, тик беркем дә хезмәт куярга теләми. Өстән фәрман көтәләрме, дөнья мәшәкатьләреннән арына алмыйлармы, тик ничек кенә булса да, битарафлык безне бизәми, якташлар.

 

Камил Мөхәрләмов,

Балтач бистәсе ветераннар советы рәисе.

Гөлсинә Гарипова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират