Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ник фотога төшерә... яшисе килми башлаган мәллә?”

Кичә миңа шулай диделәр. Үземә бәреп әйтмәделәр-әйтүен, төркем эчендә сөйләштеләр. Чишмә янындагы футбол мәйданчыгында егетләрнең туп тибүләренә сокланып, фотога төшерә идем.

Мәйданчык та дәүләттән көтеп яткан түгел, шул тирәләр үзләре ясаган. Мактау иде исәп. Ә андагы малайларның сүгенә-сүгенә туп тибүләрен ишеткәч (барысы да түгел, әлбәттә), әти-әнинең тырышлыгы ташка үлчим икән, дидем. Берсе бигрәк дорфа, үзе кебек уенчы малайларга бер юньле сүз дә әйтми, миңа янаганы да шул булды. Үстер инде син менә балаларны үчти-үчти итеп. Җәмгыятькә нинди яшьләр килә бит. Олыларны да уздырып сүгенә торган...

Бу малайны КДНга чакырып бер сөйләшсәләр, кешегә хөрмәт дигәннең ни икәнен белер иде. Алай дисәң, су күтәреп килгән зур гәүдәле иптәшемне күргәч, нәкъ менә шул малай матур итеп “Исәнмесез!” диде. Белмим, бу җәмгыятьне әллә мин аңламыйм, әллә җәмгыять миңа яраклаша алмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия