Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ник мәңгегә югалдың?

Аллап биргән газизебез, Ник мәңгегә югалдың? Нигә шулай япь-яшь килеш Син күкләргә юл алдың?

Яңа гына бөреләрен ачып, кояш нурларында назланып утырган гөлләрне кырау сугып киткән кебек, кырыс язмыш та аны бездән вакытсыз тартып алды, әле якты көнгә сөенеп яшисе дә, яшисе вакытта кара җир куенына салды. Улыбыз Динарның, безне ятим итеп, якты дөньядан китүенә ышанасы да килмәде, барысы да куркыныч төш кебек кенә иде. Көннәр, айлар үткән саен, әлеге вакыйганың чынбарлык икәнен аңлап, йөрәкләр әрни, күңелләр өзгәләнә.
Кадерлебез Динар Хәйретдиновка арабыздан киткәндә нибары 21 яшь кенә иде. Апасына һәм сеңлесенә һәрчак терәк, безгә ярдәмче булды, дуслары бик күп иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәү өлкәсендә Ватан алдындагы олы бурычын үтәде - хәрби хезмәттә булып кайтты. Нинди генә кыенлыклар килгәндә дә югалып калмый торган кыю, горур егет иде. Аның күңелсезләнеп йөргәне, боегып утырганы булмады да ахры. Һәрчак шат күңелле, жор телле иде мәрхүм. Елмаеп чыгып китте, елмаеп кайтып керде. Әйтерсең, гомеренең кыска икәнлеген сизеп, шатланып яшәп калырга, бөтенесенә өлгерергә ашыккан, кызу канлы булды. Мәңгелек хәсрәт китерәчәк август кичендә дә, безнең каршы килүебезгә дә карамастан, ашкына-ашкына Мари Төрек районы Шеңшеңәр авылына әбисенең хәлен белергә китте... һәм әйләнеп кайтмады, юл фаҗигасенә очрап, һәлак булды. Бу - 2011нче елның рәхимсез 16нчы август төне иде. Якыннарыңны, аеруча балаңны югалтудан да олы хәсрәт юктыр. Көннәр үткән саен улыбыз ешрак искә төшә. барыбыз бергә табын артына утыргач, «Нигә мине дә дәшмисез?», дип килеп керер кебек тоела. Ләкин барысы да коры хыял гына. Динар безнең арабыздан мәңгегә китте шул. Тыныч йокла, кадерлебез, гүрләрең якты булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250