Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләр бәйрәме белән!

Зур хөрмәткә лаек әниләребез! Сезне барыбыз өчен дә назлы, ягымлы һәм нурлы бәйрәм - Әниләр көне белән чын күӊелдән котлыйм.

Һәрбарчагызга сәламәтлек, бәхет, балаларыгызныӊ, оныкларыгызныӊ хөрмәтен күреп, хәерле озын гомер кичерүегезне телим. Хатын-кыз борын заманнардан ук бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт, наз һәм җылылыкны гәүдәләндерүче, гаилә учагын саклаучы булып санала. Шуӊа да ул һәрвакыт тирән ихтирам, зур хөрмәткә лаек.
Әниләрнеӊ кайгыртучан куллары беренче адымнарны ясарга ярдәм итә, мәктәпкә әзерләп җибәрә, зирәк киӊәшләре белән олы тормыш юлына әзерли. Нәкъ менә әни кеше беренче булып ярдәмгә килә, газизләренеӊ уӊышына барсыннан да артык шатлана, уӊышсызлыкларына борчыла. Җир йөзендә әнидән дә кадерле кеше юк.
Әни - шәфкатьле күзләр, кайгыртучан йөрәк, назлы сулыш, йомшак куллар гына түгел, әни һәркайда һәм һәрчак безне саклаучы фәрештә ул. Шуӊа да без Әниләргә гомеребез буе бурычлы.
Кадерле Әниләр! Бүгенге кебек матур бәйрәмнәр тормышыбызда мөмкин кадәр күбрәк булсын. Сезгә гаилә сөенечләре, тынычлык һәм муллык телим. Бәйрәм белән сезне!
Олы хөрмәт хисләре белән район муниципаль башлыгы Рамил Нотфуллин.
Фото: http://vk.com/id195902263

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250