Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләр бәйрәме бу юлы да күз яшьләреннән башка гына узмады

Бүген район мәдәният үзәгендә булган Әниләр бәйрәме бу юлы да күз яшьләреннән башка гына узмады

Чәйләп алган әниләр залга җыелуга сәхнә пәрдәләре ачылды, үткән тормышыбызны чагылдырган агач бишек, үргән читән, җиз самовар ак яулыклы әбиләребезнең, әниләребезнең яшьлек хатирәсен яңартты. Әнкәйләргә багышланган үзәк өзгеч сүзләр хозурында бишек көе яңгырады, бәхетле ана сабыен күкрәгенә кысып, назлап тирбәтеп йоклатты, кадерләп бишеккә салды... еллар узды... бала үсте, бакча чорын үтте, кайгыртучан ана балакаен мәктәпкә озатты... гомер дигәннәре узды да китте... шул мизгелгә тиң еллар эчендә бала ананың кочагыннан да чыкмады...


Бу минутларда залда утыручы һәрбер ана үзенең "йөрәк җимешләре"н күз алдына китерде, янәшәмдәге Соснадан Рәсимә апа армиядәге улын сагынып, санаулы гына көннәр калды, 1 декабрьдә кайта инде, дип, җиңел сулап куйды. Яңгулдан Асия апа улының Чечняда хезмәт икән чакларын күз яшьләре аша искә алды. Күңелләрне җилкендергән минутларны Балтач муниципаль район башлыгының җанга рәхәт чыгышы алыштырды.

Ул районыбызда "Ана даны" медаленә ия 34 әни яшәве турында горурланып сөйләде, шуларның берсе - Нөнәгәр авылыннан Зөлфидә Тляковага дәүләт бүләген тапшырганда Анадан бигрәк үзе куанды. Зөлфидә ханым кебек күпбалалы, балкып торган, күркәм, уңган, үрнәк, гаҗәеп ханымнарның ел да күбәя баруы, чыннан да, сөенергә җирлек тудыра. Ул гынамы, районыбыздан 200 егетнең Ватаныбыз сагына басуы үзе батырлык. Ир бала илнеке, иң элек синеке, дип яза шагыйрә Илсөяр Ихсанова. Бу уңайдан хакимият башлыгы Рамил Нотфуллин бүгенге көндә ике улы да армиягә хезмәтендә булган Бөрбаш Сәрдегәненнән Гөлфия Дәминовага гаять тә олы хөрмәтен белдереп, күркәм Ананы сәхнәгә дәшеп котлады, бүләкләр тапшырды, рәхмәтләрен җиткерде. Әле тагын Балтачтан Рәзинә Закированың берьюлы ике улы да хәрби хезмәттә. Дан сезгә, батыр, курку белмәс уллар үстергән газиз әниләр!


Районыбыз әниләре кайда да сынатмый, эштәме, мәдәният-сәнгатьтәме алар гел алдынгы, Кече Лызи авылыннан Петрова Ирина Вячеславовна шушы көннәрдә генә районыбызны еракларга танытты - "Аналарның изгелеге.Гасырлардан килгән гореф-гадәтләр. Россия киләчәгенең нигезе" исемле дүртенче Рәсәйкүләм форум кысаларында үткәрелгән фестивальдә катнашып, үзенең шәхси картиналары күргәзмәсен тәкъдим итте. Талантлы рәссамчы әни исә район хакимияте башлыгы кулыннан бүләкләнүгә иреште.


Райондагы "Ак калфак" җәмгыяте оештырган чигүле калфаклар бәйгесендә гаҗәеп чигү үрнәкләре белән таң калдырган хөрмәтле әниләребез дә сәхнәгә күтәрелде, "алтын куллы" әниләребезне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов тәбрикләде, хезмәтләренә бәя биреп, бүләкләр тапшырды. Залда утыручылар арасыннан да бәйләү-чигүгә хирыслыкларын искәртеп, кулларыннан нурлар тама дип әйтерлек бик күп әниләрне танырга мөмкин иде.


Тантаналы мизгелләр агышында Зәлия Шәйхетдинова, Фәнүзә Хәйруллинаның җырлары әнкәйләргә бүләк булып яңгырады, ә инде соңыннан, районыбызны шаулаткан "Яр" спектаклен тәкъдим итү һәрбер тамашачының күңеленә хуш килде. Үзебезнең Халык театры артистлары башкаруындагы рольләр залдагыларны тетрәнде, уйга калдырды. Ана, бала бәйләнеше янәшәсенә туган нигез дә өстәлгәнлеген онытып җибәрәбез шул... Күркәм бәйрәмнән әниләребез үзләре турында йөрәкләренә "сары май" булып ятарлык җылы сүзләр ишетеп, рәхәтләнеп ял итеп, туйганчы елап, күңелләрен бушатып, бер-берсе белән аралашып, оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп таралышты.

Әлеге чарадан фоторепортаж биредә урнаштырылган: http://baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250