Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләр бәйрәме – сезнең өчен нинди әһәмияткә ия көн?

Инсаф Мәрданов, Чапшар: - Әниләр бәйрәме ул минем өчен яшь чактан бирле ел саен концерт куя торган көн. Әнием Гөлфия аерым фикерле, ярдәмчел, эшчән кеше. Бу көнне әниемне дә, тормыш иптәшемне дә кечкенә генә бүләкләр белән куандырырга тырышам. Аларның икесен дә олуг бәйрәм белән ихластан котлап, бәрәкәтле озын гомер, шатлык-куаныч...

Инсаф Мәрданов, Чапшар:
- Әниләр бәйрәме ул минем өчен яшь чактан бирле ел саен концерт куя торган көн. Әнием Гөлфия аерым фикерле, ярдәмчел, эшчән кеше. Бу көнне әниемне дә, тормыш иптәшемне дә кечкенә генә бүләкләр белән куандырырга тырышам. Аларның икесен дә олуг бәйрәм белән ихластан котлап, бәрәкәтле озын гомер, шатлык-куаныч тулы көннәр телим.

Ландыш Гарифуллина, Яңа Салавыч:
- Әниләр көнен бәйрәм дип кабул итү авыррак, чөнки кечкенә чакта Әниләр көне дип 8 мартны әйтәләр иде. Кемдер әниләргә игътибар күрсәтә торган, кемдер чәчәкләр бирә торган көн, ди. Минемчә, әниләр көне гадәти көннәрдән берни белән дә аерылмый, чөнки шул ук наз-мәхәббәтне әниләргә һәр көн күрсәтеп була. Моның өчен аерым датаны көтү мәҗбүри түгел дип саныйм.

Хәлим Хөсәенов, Балтач:
- Моңа бертөрле генә җавап биреп булмый. Беренчедән, күпчелек хатын-кызны тагын бер тапкыр олылау, тәбрик итү, котлау өчен бер сәбәп дип әйтергә була. Икенчедән, бу сорауга җавап бирү өчен бер-ике сәгать әңгәмә кору да җитмәс шикелле. Шуңа күрә алтын урталыкны табар өчен мин болай дип җавап бирер идем. Хәзерге заманда, кыйммәтләр үзгәрәк булганда, без дөнья, тормыш артыннан куып, үзебезнең иң кадерле кешеләребез - әниләребез турында онытып җибәрәбез, аерым торганда бигрәк тә. Шуңа күрә бу көнне әниләргә багышлау бик дөрес гамәл.

Гөлчәчәк Кәлимуллина, Казан:
- Әниләр көне Ана булу шатлыгын татыган, шул ук вакытта бала багуның борчу-мәшәкатьләрен дә үз өстендә тойган, ә инде кайбер аналар өчен бала хакына күп хәсрәтләр дә кичерергә туры килгән әниләрне кабат искә алу, котлау һәм аларга күңел түрендәге хисләрне рәхмәтләребез аша җиткерү көне.Чөнки тормыш ыгы-зыгысында кайвакыт бу хисләребез күмелеп, аларга барып та ирешми. Әтиләр көне дә аерым үткәрелсә бик шат булыр идем, чөнки иң авыр өлкәләрдә безнең ир затлары хезмәт куя.

Сораштыруны Зәлия Хәсәнова үткәрде.

Фото: https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250