Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләр көне җитә...

Әниләр бәйрәме якынлашкан көннәрдә аеруча зур дулкынлану кичерәм. Җир йөзендә иң кадерле кешеләребезнең берсе булган әниләргә нинди генә сүзләр әйтсәк тә, нинди генә затлы бүләкләр бирсәк тә аз булыр күк.

Азат ЗӘКИЕВ, Балтач бистәсе: – Әниләр көне безнең гаилә өчен, шәхсән үзем өчен дә иң әһәмиятле көн дип саныйм. Тугыз ай карынында күтәреп, якты дөнья бүләк иткән, мине укыткан (әнием укытучы), ярдәменнән ташламыйча һәрвакытта да дөрес кинәш бирүче Әниемә рәхмәтләрнең иң олысы, хөрмәтемнең зуры. Бәйрәм бүләксез булмый, әмма әни кеше өчен иң зур бүләк аның балалары һәм оныклары. Авылга кайтып, гаилә белән берлектә әниебезне бәйрәм белән котлап килергә исәп.

Алисә ГАЛЛӘМОВА, Сосна авылы: – Әниләр көне минем өчен зур бәйрәм, кадерле кешеләребезгә булган кадер-хөрмәтебезне  ирештерер өчен менә дигән сәбәп бу. Хәер, без аларга гомер буе рәхмәтле. Ә бәйрәм көнендә түгәрәк табынга җыелып, тагын бер кат әти-әни йортында, буй үскән нигезгә кайту, әнине чәчкәләргә күмү матур традиция. Быел да шулай булачак.

Эмиль ГАРИПОВ, Балтач бистәсе: – Әлеге бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алабыз. Инде бүләгем дә әзер. Кызганыч, әни генә бүгенге көндә Балтачта түгел. Көндәлек скайп аша хәл белешеп торабыз. Бәйрәм көнне дә иртүк котларга исәбем.

Алсу ИДРИСОВА, Норма авылы: – Әти-әниләребез безнең бу дөньядагы иң якын кешеләребез. Шуңа күрә без аларны һәрдаим хөрмәтләп, тәрбияләп, кадерләрен белеп, алар өчен догалар кылырга тиешбез.

Илназ ЮНЫСОВ, Куныр авылы: – Әнием Лилияне һәм шулай ук барлык әниләрне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйм. Аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, зур шатлыклар телим. Балалар һәм оныклар игелегендә бик бәхетле әниләр булып яшәгез, безнең кадерлеләребез.

Анна УСМАНОВА, Чепья авылы: – Әниләр бәйрәме якынлашкан көннәрдә аеруча зур дулкынлану кичерәм. Җир йөзендә иң кадерле кешеләребезнең берсе булган әниләргә нинди генә сүзләр әйтсәк тә, нинди генә затлы бүләкләр бирсәк тә аз булыр күк. Ә шулай да ел саен әниемне төрле сюрпизлар белән куандырырга тырышам.

Сораштыруны Г. ГАЗИЗУЛЛИНА туплады.


Фәрзия БАҺАВЕТДИНОВА, Балтач бистәсе: – Үзем дә бәхетле әни, шөкер, әниләребез дә исән-саулар. Шуңа да бу бәйрәмне көтеп алабыз. Күчтәнәч-бүләкләр белән әниләребез янына кайтып, үзебезне сабый баладай хис итәбез. Барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, бәрәкәтле озын гомер, тыныч тормыш, балалар һәм оныклар игелеге телим.

Вакыйф ЗӘКИЕВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне