Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләрдә бар дөньяның яме

«Әниләребезне әлеге күркәм бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Кем өчендер бәхет – тәңкә карлар, кем өчендер – көмеш тәңкәләр. Бәхет төрле була, ә шулай да, иң зур бәхет – газиз әнкәйләр», ди Миләүшә

Әниләр бәйрәме якынлашкан көннәрдә сезне Балтачның тагын бер үрнәк гаиләсе белән таныштырасыбыз килә. Миләүшә һәм Айрат Гыйләҗевлар дүрт кыз үстерәләр. Энҗе һәм Әминәгә иптәш алып кайтырга теләгән гаиләгә Аллаһы Тәгалә игезәк кызлар – Зифа белән Зәйнәбне бүләк итә. Күпбалалы әни хисен кичерү ничек ул, әйдәгез Миләүшәнең үзеннән белик:

– Беренче тапкыр әни булырга миңа 23 яшемдә насыйп булды. Ул вакытта бернәрсә белмәгәнлектән, әни булу ниндидер куркыныч хәл кебек иде. Икенче тапкыр балага узгач, миндә тагын бер курку барлыкка килде – карындагы сабыйны ярата алмамын кебек иде, чөнки олы кызымны бик ярата идем. Ләкин Әминәм тугач, әни йөрәгенең киңлеген, зурлыгын аңладым. Биш-алты елдан кызлар зур үсеп чыгып китәрләр, өйдә безгә иптәш калыр дип өченче бала алып кайтырга булдык. Узида ике бала була дигәч, мин шок хәлендә калдым. Телефонны алып тизрәк иремә шалтыраттым, ул алмагач, әнинең номерын җыйдым һәм әни, игезәкләр була диделәр, ничек шулай инде дип аңа еладым. Чөнки нәселебездә дә юк дип беләбез, беркайчан игезәк балалар яратып та караган юк… Кешеләрдән: «Белеп алып кайтасызмы, кирәкме ул сезгә?» дигән сораулар да ишетергә туры килде. Авыр була дисәләр дә без тәвәккәлләдек. Аллаһыга шөкер янәшәмдә ирем, инде зур ике булышчы кызым, әтием, ике әнием бар һәм алар булганда барысы да яхшы булачак. Инде төпчекләребезгә дә 4 ай тулып китте. Мин хәзер шуны беләм, әни булу бәхетен яшь вакытта аңламыйбыз икән әле, менә хәзер мин балаларымны тәмләп, һәрбер мизгелнең кадерен белеп үстерәм.

Күпбалалы әни булу зур бәхет булса да, һәрбер бала игътибар сорый. Әлеге эштә Миләүшәнең төп ярдәмчеләре – ул әниләре Әлфия белән Роза. Баланың баласы балдан татлы, дип сөяләр әбекәйләр берсеннән-берсе гүзәл оныкларын. Әлеге гаиләнең киләчәге бәхетле, иң мөһиме әти-әниләрнең сәламәтлеге ныклы, һәр туар көннәре матур булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев