Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләре исемен авылдашлары күңелендә яңарталар. Кемнәр? (+фото)

Кәлимуллина Флёра апаның исемен авылдашлары күңелендә яңарту максатыннан, улы Фәнис ел саен  Норма, Кариле авылы хатын-кызлары өчен чәй табыны әзерли.

Быел да бу чараны зурлап уздырдылар. Фәнис  Казаннан кадәр берсеннән-берсе тәмле сый-нигъмәтләр, яшелчә, җиләк-җимеш кайтартса, Тимирязев исемендәге хуҗалык әби-апаларны тәмле пылау белән сыйлады. Әлеге бәйрәмне оештыруда Флера апаның кызы Наилә дә зур көч куя. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Зилә Шәрипова, Лилия Шәйхетдиновалар да оештыру эшләрендә башлап йөрүчеләрдән.

- Ел саен әлеге бәйрәм чарасы  коръән уку белән башланып китә. Мул сыйлы табыннар артында мөнәҗәтләр дә әйтелә, халык җырлары да сузыла, истәлекләр дә барлана. Инде менә 5-6 ел рәттән ел саен шундый күркәм чарага җыелабыз. Әниләре хакына авылдашларын куандырган Фәнискә, Наиләгә ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Чарага көче кергән һәркемгә Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлек, куанычлы гомерләр насыйп итсен, - дип Шалтырата Норма авылыннан Сәрия Аитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев