Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әниләрнең яшен сорамыйлар”...

Күптән түгел Балтачтагы уртак танышыбызның әнисе вафат булуын ишеткәч, Казандагы дустым: "Әнисенә ничә яшь иде соң?" - дип сорап куйды.

Гаҗәп хәл түгел, мондый чакларда гап-гадәти, күнегелгән сорау инде бу. Тик гомере буе әни хакын олылап, "әни" дип яшәгән, елдан артык вакыт үтсә дә, әнисен югалту белән килешә алмаган дустым өчен генә түгел иде. - Мин авыз ачып, нидер әйтергә өлгергәнче, үз "ялгыш"ын үзе төзәтте дә ул: "Хәер, әниләрнең яшен сорамыйлар"...
Аның шулай уйландыра торган җөмләләр әйтеп ташлый торган гадәтен белсәм дә, менә инде ничә көннәр мин аның: "Әниләрнең яшен сорамыйлар"ы белән яшим. Үземнән исә: "һәм санамыйлар" дип тә өстәдем.
Бу сүзләр моннан унбиш еллап элек булган бер хәлне дә искә төшерде әле. Ул чакта ук күңелем, бәгырем өзгәләнсә дә, җавап бирә белмәгәнмен икән дим. Балаларның бакчага йөргән чагы иде. Иртән килсәк, күрше Салавычта әнинең яшьтәше Мөкәррәмә апа вафат булган диләр. Үлеме кинәтрәк булды дип истә калган. Үлем турындагы хәбәрләр барыбер авыр ишетелә, безнең ничектер югалып калуыбызны күреп, шунда балаларыбыз бер төркемгә йөрүче бер әни: "Җитмеше тулган, ашын ашаган, яшен яшәгән", - дип куйды. И-и шул сүзләрнең күңелгә тиюе! Әйтерсең, әнинең гомеренә кизәнделәр. Ул чакта күз яшьләремә буылудан башкача җавап бирә алмаган идем, эһ, менә бит җавабы нинди гади, әмма саллы булган: "Әниләрнең яшен санамыйлар!" - дигән булсам, ул ханыма гына түгел, моны ишетеп торган башка әниләргә һәм сабыйларга да гомерлек нәсыйхәт булган булыр иде дим бүген...
Әйе, әниләр 70тә дә, 80дә, 90да да... - беркайчан да "ашын ашаган" була алмый. Алар картаймый да, үзгәрми дә. Яшьләре арта барган саен фәкать икенче баскычка гына күчә, күтәрелә бара. Әйдәгез, бергәләп, барыбызга да таныш әлеге баскычлар буйлап бер үтик әле.
Баласы туган көннән башлап, дистә еллар буе баласы өчен утка-суга да керергә, аны сакларга да, якларга да әзер булган, аның хакына төн йокысын да, сәламәтлеген, гомерен дә жәлләми торган ӘНИ статусында була әле алар. Аннан инде бәхетлеләре баласы белән ДУСларга әйләнә. Алар гаилә корып, оныклар туып, "әби" дип дәшә башласалар да, миңа калса, ӘБИлек яше соңрак, 70ләрдән соң гына башлана. Тормыш йөген балалар иңенә салып, бар булмышын гамәл-гыйбәдәткә багышлый алганнарга бигрәк тә килешә бу чор. Никадәр рәхәт булса да, бу чорның гомере бик кыска, аңа алмашка САБЫЙЛЫК дигәне килеп җитә. 80не үткән кешегә кабат сабый акылы керә, алар карт сабыйга әйләнә дигәнне күпләребезнең ишеткәне бар. Динебез дә бу яшьтәге өлкәннәргә инде хәлләреннән килмәстәй гамәлләрне мәҗбүри итеп куймый. Бу күчешләрнең хикмәтен, асылын аңлар, күзәтер өчен кайчакта өлкәннәр белән бергә яшәү дә җитә. Ә кайчакта...
Моннан берничә ел элек районыбызда бик хөрмәтле бер гаиләдә булырга туры килде. Гаилә башлыгы, инде алтынчы дистәсен түгәрәкләп килүче ир-атның әнисенә - 90 яшьләр тирәсендәге әбигә мөнәсәбәтен күреп, бик гаҗәпләнгән идем. Бүлмәсеннән сабыйларча вак-вак адымнар белән чыгып килгән әни кешене аның, нәкъ 4-5 яшьләрдәге балага эндәшкән кебек, бик тә йомшак тавыш белән: "Ашадыңмы әле син? Ач йөрмә, бар-бар, аша", - дип каршы алуы, кухняга, килене янына озатуы ул чакта бик сәер кебек тоелды. Зиһене чуалган, бу ир-егет өчен әни булуын да оныткан кешегә, баксаң, сабый акылы кергән, аңа инде бу йорттагылардан башка берни дә кирәк түгел, фәкать менә шушындый мөнәсәбәт кенә кирәк икән лә!
Тагын бер танышым күптән түгел шулай ук өлкән яшьтәге әнисенең үзенә: "Балам, син мине шулкадәр тәрбиялисең, минем сиңа "әни" дип эндәшәсем килә", - дигәнгә куркып калуын әйткән иде. "Әнием бит үз акылында",- дип гаҗәпләнгән иде ул.
- Курыкма, - минәйтәм, - әниең хәзер үзенә сабыйларча мөнәсәбәткә мохтаҗ, ул инде әни-балага әйләнгән.
Күңеле генә түгел, бу чорда инде әниләрнең кулы да үзгәрә икән! Үземне белә-белгәннән безнең әнинең кулы, тәне коры, эше авыр булганга, гел шыгырдап торган "буразналы" була иде. Хәзер инде ул чакларны искә алып, үзен көлдерәм: "Элек, - минәйтәм, - син бер яратсаң, сыйпасаң, ул урын атна буе кычытмый иде, хәзер кагылсаң, кулыңның йомшаклыгыннан бала мамыклар, аптырап, торып утыра"... Әмма каты булса да, ул кулларның хикмәтен гомер буе онытмадык без. "Авырып ятканда, әни эштән кайта иде дә, "Нишли, кызым, хәлләрең ничек?" - дип, маңгаема кулын куя иде, шул чакта бөтен авыруым бетә иде. Шуңа күрә балаларым, хәзер инде оныкларым авырый башласа, кулымны маңгайларына куям", - ди Гүзәлия апам.
"Бәхетле хатын кыз бала таба", - дигән гыйбарә бар. Мин үзем моның белән килешмим. Кыз баланың ниндие юк та, ир баланың ниндие юк. Югарыда китерелгән мисаллар гына да гомер буе - барлык күчеш баскычларында да ӘНИ җанын аңлый, аңа бәхетле картлык бүләк итәргә сәләтле ир-егетләребезнең барлыгына саллы дәлил ләбаса.
Әтилеләр үпкәләмәсен өчен һәм, алар күңелләреннән кабатлаган: "Әтиләрнең дә яшен сорамыйлар" дигән сүзләр белән килешкәнгә, язмамны вәгазьләр остасы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең өлкәннәргә багышланган бер бик тә үтемле нәсыйхәте белән тәмамлыйсым килә. Укып карагыз әле, сез анда әти-әниегезне һәм, һичшиксез, үзегезне танырсыз.
"Мин 24 яшемне тутырдым, әтием исә 70нең теге ягына чыккан иде. Көннәрнең берендә әтием белән бакчада, агачлар арасында утыра идек. Менә бер чыпчык агачтан очып җиргә төште һәм тегендә-монда сикереп йөри башлады.
Әтием миннән:
- Улым, бу нәрсә? - дип сорады.
- Бу- чыпчык, - дидем мин.
Шуннан соң күп вакыт үтмәде, әтием янә:
- Улым, бу нәрсә? - дип сүз катты.
- Бу - чыпчык, - дидем янә.
Бер-ике минут та узмады, әтием үзенең соравын тагын кабатлады.
Мин исә ачуланыбрак:
- Әти, син нәрсә инде, чыпчык дидем бит, - дип әйттем.
Ул соравын янә кабатлагач, мин, кинәт кенә кабынып киткән ут кебек ачуланып, кычкырдым:
- Әти, син мине мәсхәрә итәсеңме әллә?! Мин сиңа ничә тапкыр әйттем: буу чыып-чыык!
Шуннан соң әти тыныч кына торып, өйгә кереп китте һәм ниндидер дәфтәр алып чыкты. Шуның бер җирен ачып, менә шушы җөмләне укы әле, дип, кулыма тоттырды. Бу әтиемнең озак еллар язып барган көндәлек дәфтәре булып чыкты... Әлеге дәфтәрдә шундый сүзләр язылган иде: "...бүген яраткан улыма өч яшь тулды. Без аның белән бакчага чыктык, улым бакчада сикереп йөргән чыпчыкны күреп, 21 тапкыр: "Әти, бу нәрсә?" - дип, бер үк сорауны бирде. Мин исә ул соравын биргән саен, елмаеп, аны кочаклап, маңгаеннан үбеп: "Улым, бу - кош", - дип җавап бирдем...

PS. Әтилеләр үпкәләмәсен берүк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250