Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нина Шимина: Яшьләр сәясәтен Конституциядә беркетү — иң яхшы вариант

Татарстан Яшьләр парламенты рәисе төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә гаиләсе белән бергә килергә планлаштыра.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина Россия Конституциясенә төзәтмәләр яшьләр сәясәтен камилләштерүгә мөһим адым булачак, дип саный. Шуңа күрә гаиләсе белән бергә тавыш бирергә килергә планлаштыра.

«Һәрвакыттагыча бөтен гаилә белән тавыш бирергә барабыз. Яшьләр парламенты әгъзалары да үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтәчәк, дип ышанам. Без Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән очрашуда «Яшьләр сәясәте» терминын Конституциягә кертүне сорадык», — дип сөйләде Нина Шимина.

Хәзер Россия Конституциясендә яшьләрнең һәм дәүләт яшьләр сәясәтен искә алу юк, өлкәне күп кенә федераль һәм төбәк законнары көйли. Норматив-хокукый актларның каршылыклар тудыруы проблема булып тора.

Яшьләр турындагы Конституциягә төзәтмәләр законнарны тәртипкә салырга һәм яшь кешеләрнең социаль үсеше, аларның сәяси, иҗтимагый, икътисади һәм мәдәни тормышта катнашуы өчен кирәкле шартлар тудырырга ярдәм итәчәк. Дәүләт яшьләр сәясәтенең Конституциягә юридик бәйлелеге аның мәгариф, мәдәни һәм спорт оешмаларында яшьләр белән эшләү буенча үзара бәйләнешен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституциягә төзәтмәләр Россия конституциясе