Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нинаны ни өчен яраталар? (+фото)

Нина Сидорова Балтачның «Наз» үзәгендә социаль хезмәткәр булып 2003 елдан бирле эшли

Бүгенге көндә Нина Сидорова ялгыз һәм ялгыз яшәүче 10 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә, аларның 3се "Озак вакыт карау системасында". 2021 елда «Демография» милли проекты кысаларында диспансеризация үткәрү вакытында Нина Сидорова үз карамагындагы булган ялгыз яшәүче 86 яшьлек Мария Денисова белән хастаханәдә​ йөрде. Мария Денисованың күзләре бик начар иде, ул сукыр иде диярлек. Күзләргә ясалган операция уңышлы узды. Мария апа күрә башлады.Хәзер ул һәр көнгә сөенеп туя алмый һәм үзенең социаль хезмәткәренә сизгерлеге, игътибарлылыгы һәм ярдәмчеллеге өчен рәхмәт белдерә.

Сүз уңаеннан, агымдагы елның 9 августына «Наз» үзәгендә 222 ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кеше исәпләнә. Кеше каравына мохтаҗ булган гражданнарга озак вакыт карау буенча социаль һәм медицина хезмәтләрен күрсәтү максатларында республикада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеге оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәтләр өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга аларның кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап күрсәтелә.

2021 елның 15 июненнән республикада озак вакыт карау системасына кертелгән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен түләүсез социаль пакет бирү каралган, аңа карау буенча хезмәт күрсәтү керә. Карау буенча хезмәтләр җыелмасы, аларның саны һәм ешлыгы чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев