Нинди генә төр гаскәрләрдә хезмәт итмәгән безнең авыл егетләре!
Солдат хезмәтен, Ватан алдында үзенең ир-егет бурычын үтәп кайтканнар элек тә, хәзер дә хөрмәткә лаек шәхесләр булганнар һәм мин ышанып әйтәм: булачаклар да!
Армия хезмәтен үтәп кайткан егетләрнең үз хезмәтләре, хезмәттәшләре турында сөйләрлек сүзләре, вакыйгалары күп әлбәттә. Сагынып өйдән хатлар көтүләрнең дә, үзләре командировкага киткәч, иптәшләренә: “Өйгә атна саен салырсыз”, - дип хат язып калдырулары да, командировкага баргач, хәрби уеннар вакытында якташың хәтта авылдашың белән очрашулар да...Әле армия хезмәтен үтәп кайткач, төшләрендә “подъем!” дип йокыдан саташып торулар да – барысы, барысы да йөрәкләрендә, күңелләрендә аларның. Ни кадәр кыен булмасын, авыр булмасын сагындыра ул чаклар ди алар. Очрашкач, алар кабат яшьлекләренә кайткан кебек, ул чакларны көлеп тә, җитди дә искә алалар. Очрашу, очрашу урыннары да гел булып тормый, җае чыкмый: авыл, көндәлек тормыш мәшакәтьләре барысын да үзенә йота шул.
“Болай булмас, әйдәгез, үз авылыбызда чик сакчылары булганнарның очрашу урынын булдырыйк!” – ди Нөнәгәрлеләр һәм эшкә дә алыналар. Баксан, Нөнәгәр дә генә төрле елларда чик сакчылары булып хезмәт иткәннәр 40 ка якын икән! Барлый-саный торгач, бүгенге көндә 90 яшен ваклаган Шәфигуллин Әхмәтҗан иң өлкәне икән. Шунысы да игътибарга лаек: бер гаиләдән икешәр егет чик сакчылары булып хезмәт иткәннәр. Низамов Тәлгать, Рифат, Гәрәев Альберт, Әлфрид, Салихҗанов Габдрафик, Радик, әтите-уллы Хәйруллиннар менә шундыйлардан.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл-монумент янында тагын берсе калыкты: СССР гербы куелган чик баганасы, янында чик сакчыларының тугры юлдашы эт скульптурасы һәм чик сагы хезмәтен үтәгәннәр исемлеге язылган стелла. Бик матур күңелгә ятышлы композиция. Килгән элекеге чик сакчылары да, авылдашлар да эткә исем дә кушып өлгерде – “Джульбарс”. Димәк, авылдашлар үзләренең хезмәте белән СССРга данлыклы чик сакчысы Никита Карацуна һәм аның тугры дусты Джульбарсның батырлыгын хәтерлиләр икән әле.
Мәйданга, авыл халыкы, укучылар, бүгенге көн геройлары – чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Авыл халкы, укучылар, аларның үзара кочаклашып-күрешүләрен, көлә-көлә җанлы сөйләшүләрен зур кызыксыну белән карап торды.
“Тезелергә”! дигән боерык яңгырады һәм элеккеге солдатлар, яшь вакытларындагы кебек үк өлгерлек белән сафка тезелде. Үз формалары булган яшел фурашка, я берет кигән, күбесе униформадагы ир-егетләр сафы хәрби музыка астында үз гаскәрләре флагын җилфердәтеп мәйданга кереп уртага тукталды, боерык булуга, монументлар ягына борылып басты. Балтач хәрби комиссариаты вәкиле, запастагы капитан сафтагыларны истәлекле көн – чик буе гаскәрләре оешкан көннең 103 еллыгы белән котлады. 1918 елның 28 маенда оештырылган чик буе гаскәрләре шушы еллар дәвамында нинди генә хәрби структураларга буйсынмаган-кермәгән, әмма аларның төп бурычлары илебезнең чикләрен саклау булып калган һәм хәзер дә шулай.
Боерык булуга егетләр арасыннан өчесе чыгып чик буе гаскәре әләмен флагштонка күтәрде. Шулай ук истәлекле стелла һәм чик буе баганасыннан да музыка астында яплар салдырылды. Менә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең очрашу-күрешү урыны булачак монументаль архитектура бар, килгәннәрнең дә күз алдында. Чик сакчыларын котлап, күрше авыллардан килгән хезмәттәшләре дә, төрле елларда илнең төрле чикләрен саклаганнар да чыгыш ясап, истәлекләре белән уртаклаштылар. “Сез безне уяттыгыз, сездән матур көнләшү белән көнләшәбез, булдырдыгыз!” – диде күрше авыл егетләре. Ветераннар советы рәисе Наил Салиховның да чик сакчыларына да, авылдашларга да әйтер сүзе булды.
Чик буе хезмәтендә һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар, алар хөрмәтенә һәм инде тыныч тормышта вафат булганнары истәлегенә яңа төзелгән стелла төбенә чәчәк бәйләме (венок) салынды.
Чик сакчыларыбызны Нөнәгәр мәктәбе укучылары да котлады, авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә бу истәлекле көннең матур үтүе өчен үз хезмәтләрен куйдылар.
Әле сөйләшер сүзләр бетмәгән, истәлекләр барланып бетмәгән иде. Җанлы әңгәмәне дәвам итәргә булып, элекеге япь-яшь егетләр, хәзер ир урталары булган ир-атлар әкренләп чәй табына юл алды...
Наил Фәсыйхов,
Нөнәгәр авылыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев