Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нишләттегез авылны?

Авыл уртасындагы тал төбендә уянып киттем мин. Кирәк бит әй, каян монда калганмын?

Әллә, талы таныш та, авылы безнекеме соң моның? Ә-әй, кая эләктем мин? Сәгать ничә ул?

Җавап бирүче юк... Кара, кара, күперне нишләткәннәр? Ике полосалы иткәннәр түгелме? Казанныкында М басып торса, монда Ш утыра.
Күпер тирәсе шау чәчәк, әллә нинди ят агачлар. Айдар абый каршындагы ишелгән ярны ничек шәп итеп эшләп куйганнар. Баскычлар, минсиңайтим, су буенда балалар өчен уен мәйданчыгы, кызыныр өчен ком җәйгәннәр. Балалар чыр- чу килә. Каян чыккан моның кадәр бала-чага?

Кызу- кызу түбән очка атлыйм.

Парк!!! Монысының булачагын белә идем. Ничек матур булган. Эскәмияләрен кара, яшьләр өчен зур йөрәк ясап куйганнар - Фаил эшедер. Мөгаен, туйларда монда киләләрдер. Парк шау чәчәктә...

Бөтен өйләр төсле калайга төрелгән, һәр капка төбендә фонтан, асылмалы эскәмияләр,

Кибетләрне күр син. Үзйөрешле кәрҗиннәр. Товарыңны аласың да утырып әйләндереп кайтасың. Кай арада эшләгән боларны Мәлик абый?
Атлап барган юлым да кап- кара асфальт. Урамда бер чүп әсәре юк, юл кырларында кычыткан, әрем үсми, чәчәк тә чәчәк.

Балалар бакчасы өч катлы, мәктәп ике катлы! Чеметегез әле мине. Бу чынлап та безнең авылмы соң? Мәктәбен салырсың да, баласын каян алырсың? Әллә шәһәргә киткәннәр кайтып беткәнме?

Ахры шулай, менә бит, бу урында кемнәрнеңдер иске йортлары иде. Алар кайда? Алар урынында хан сарайлары тора.

Кызыксынуны җиңеп булмады. Югары очка йөгердем. 20-30 метр йөгердемме икән, арттан кычкырталар. Карасам, автобус! "Түбән оч - Ферма" дип язылган. Ышанмыйм, булмас! Каян килсен? Кем бирсен? Бушка ди!!! Алай да утырдым.

- Мине Сәйдәшләр турысында калдырыгыз әле.

Төшеп калган җиремне танымыйм. Гараждагы иске техника урынында өр-яңа техникалар тезелеп тора, исәбе дә саны да юк! Кем эшләсен боларда? Әллә болар муляжмы икән?

Сөбеханалла, ферма шушымы? Бу бит үзе бер шәһәр. Авыл башында сыерлар шәһәре!!! Кая монда тирес исе, тирес үзе? Монда да чәчәк, фонтаннар. Терлекчеләр, механизаторлар өчен ачык кафе эшли...

Кызлар, ак рубашка, зәңгәр чалбарлардан, башларында яулык. Яулыклары үзебезчә чөеп бәйләнгән, шөкер.

Я, Хода, мин үземнең өйгә кайтырга да куркам... Танымый йөрсәң? Алай да тәвәккәлләдем…

Харис чатын борылуга иске тегермән күзгә чалынырга тиеш. Юк! Яңартканнар, хәтта эшләп тә тора. Әллә нинди пакетларга тутырылган он төяп яталар. Төяүләре дә инде, ниндидер җайланма аркылы капчыклар арбага урнашып тора.

Орлык склады яныннан үтәм, анысы да өр-яңа. Пыяладан, кайсы бүлемдә нинди ашлык икәне аерымачык. Фантастика! Теге кыш буе ашлык ашаучы күселәрне күзәтеп йөрербез микәнни?

Өйгә кереп әйләнеп чыктым. Таныш та, таныш та түгел кебек. Кул һәрнәрсәне таба, нәрсә кирәк булса шул бар. Хәтта кемдер мичтә коймак пешергән. Мичкә сөялгән табагачны күргәч сулкылдап елап җибәрдем.

- Нишләгән безнең авыл, табагач? Безнең авыл мондый түгел иде бит. Ят бит бу, җылысы юк бит бу авылның. Нинди җил искән безнең авыл аркылы? Авыл исе килми бит бу авылдан, әллә нинди таш курчак кебек, юл кырларында кыркылган үлән, күч-күч чәчәкләр. Ник бер тигәнәк, рәхәтләнеп иснәрлек әрем булсын. Тигәнәксез авыл авылмыни ул? Фермасыннан тирес исе килеп тормагач, кешеләрнең бакча артларында, печәнлекләрендә печән, салам булмагач, нинди авыл булсын бу? Нишләткәннәр безнең авылны?

Табагач шунда мичкә сөялгән килеш калды. Урамга чыгып су буена юнәлдем. Моннан көтү йөри иде, ә хәзер, киң сукмак кырларына чәчәк утыртылган. Су буе шыр ятим, ник бер каз-үрдәк йөрсен. Ник бер арканлаган мал булсын, урман кырына каймалап әллә нинди ят чәчәкләр утыртылган, менәм дисәң таш сукмаклар салынган.

- Әй, урман, бу нинди хәл? Кая безнең авыл? Бу таш юллар, тимер күлмәкле өйләр, шәһәр-ферма арасында ничек яшәргә кирәк? Ул сандугач нәрсәгә шатланып сайрар соң, гомумән аны тыңлаучы бармы?

Кем инде җаны булган урманга таш сукмактан, чит ил чәчәге иснәргә менсен? Рәхәтләнеп егыла-егыла, әремнәргә башка үләннәргә тотынып менмәгәч...

Миңа бу авыл ят иде. Зур күпердән туктаусыз үткән машиналарга озак карап утырдым. Димәк, шәһәрләшкәнбез. Димәк, килешәсе генә кала... Артыгын кыланганбыз. Без хәзер авыл дип санала да алмыйбыздыр бәлки?


@bloger.tatar
Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы