Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әнкәм миче... күпме хатирәләр саклый (+фото)

Әнкәм миче...шушы авыл мичендә күпме тәмле ризыклар пешереп ашаттылар безгә. Хәзер инде зур бәйрәмнәрдә, гаетләрдә генә тәмле мич ризыгы исе чыга шул

Күршеләр пешергәндә дә өйгә кадәр керә иде исе,чөнки пешерү бүлмәсенең тәрәзәләре якын, борынны ярып керә,тәмле ис.

Әни кичтән ипи изеп куя, иртән эшкә киткәнче, басып, кабартырга куя.Төшке ашка кайткач, мичкә ипи сала. Мичне алдан ягып җибәрәбез, әни кайтышка, апай (әтиемнең апасы) көлчә пешереп ала, шул көлчә белән тәмләп, ипи пешкәнче бөтен гаилә белән аш ашыйбыз.Әче камырдан булса да бик тәмле булып пешеп чыга ул көлчә! Өстен сыер мае яисә туң майны эретеп майлыйбыз. Ашап туймаслык була иде!

Әни эшкә киткәнче икмәкне пешереп китә, зур мич тулганчы ипи пешерелә. Ул ипи бик озак бозылмый иде.Түгәрәк ипине күкрәккә терәп кисеп бирәләр, өстенә сөт өсте, песок салып чәй эчәбез.

Эх, истәлекләр...бала вакытлар, шулай күңелле булып истә калган.

Тамак тук, өс бөтен, өй җылы, әти-әниләр эштә. Безне караучы, яклаучы, назлаучы Мөнәвәрә апа(әтинең апасы безнең белән яшәде)  эшләр беткәч тегү машинасына утыра, кешеләргә киемнәр тегә, без аның янында уйныйбыз...

Мич турында гына язмакчы идем, хәтер еракларга алып кереп китте...?

Гөлнара Хәбибрахманова

Норма-Иске Пукшинер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев