Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әнкәй-бәгърем, бәйрәм белән!”

Әни, әнием, әнкәй... Җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә торган сихри бер көчкә, тылсымга ия сүз... Йомшак та, кадерле дә, изге дә...

Борынгыдан ук килгән дөньяви иҗатта да бөек затларыбыз илаһилык символын яулаганнар, идеаль образлар тудырганнар, һәрчак аклык белән бәяләнгәннәр... Бары тик аклык һәм сафлык белән генә сугарылган мәңгелек аһәң!

Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр. Бу чыннан да шулай, баласына авыр икәнлеген ана йөрәге чакрымнар аша да сизә, борчуы булса, күңеле сыкрый, кәефсез икәнлеген күрсә җаны елый, үрсәләнә... үпкәләтә калсаң да гафут итә, тәүфыйк сорый.

"Әнкәй-бәгърем, бәйрәм белән!" Бу котлау сүзе бәйрәмдә көннең төп, актуаль теләге булса иде. Һәрбер әнигә дә әлеге ягымлы, җанга якын сүзне ишетерә язсын! Аллагы Тәгалә газизләребезгә хәерле озын гомерләр насыйп итсен, сәламәтлекне мулдан бирсен, имин тормыштан аермасын, муллык-бәрәкәткә ирештерсен, ак бәхетләргә төрсен, иң мөһиме - балалар игелегеннән, хөрмәтеннән, мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәсен!

Нәкъ менә әниләребез бар шатлыгым бала өчен, борчуым да, йокысыз төннәрем дә бала өчен дип яши, кадерле әтиләребез турында да кайгырта, гаилә тигезле, тормыш бөтенлеге, тамак туклыгы да алар кулында. Чын күңелдән рәхмәт сезгә, сөеклеләребез! Сезнең алда башыбызны иябез! Мәңге бурычлыбыз сезгә, кадерлеләребез!

Бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын, әнкәйле һәрбер йорт нурга күмелсен, инде мәрхүм булган газизләребезнең рухына изге догалар барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250