Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нөнәгәр Салаваты турында “Татарга Салават кирәк” дигән китапта язганнар

Барыбызның да яраткан җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Салават Фәтхетдиновның тормышына, иҗатына, дусларына, остазларына, шәкертләренә мөнәсәбәтле 8нче китапта районыбызның Нөнәгәр авылында яшәүче Салават Сәйдәшев турында да язма урын алган.

"Салаватлы гаилә - бәхетле гаилә" дип атала ул. Китап авторы, республикада танылган журналист Габделбәр Ризванов язган кереш сүзгә күз салыйк. "Салаватлар арта. Сәбәбе... Фәтхетдинов Салаватның абруенда, - ди ул. - Татарстанда бер 2012 елда гына 12 сабыйга Салават дип исем кушылган. Салават абыйлары Фәтхетдинов кебек яшьтән үк тырыш, уңган, талантлы һәм дә дәрәҗәле булсыннар! Балтачтагы сабый Салаватның Сәйдәшев фамилияле булуына да шатлана Фәтхетдинов Салават. Миннеханов Салават бар, Юзиев Салават бар, Якшимбетов Салават бар. Шәймиев Салават, Мөхәммәтшин Салават, Халиков Салават, Әхмәтов Салават, Сәфәров Салават, Сибагатуллин Салават, Миңнәхмәтов Салават, Гомәров Салават, Әминов Салаватларның да дөньяга аваз салуына өмет итә әле ул. Әйдәгез, бер язмыш һәм исеме җырчы Салават хөрмәтенә кушылган сабый белән якыннанрак танышыйк әле".
Язмыш синең тез астыңа сукса... Бу канатлы сүзләрнең дәвамын һәркем белә. "Егылмас өчен якасына ябыш", дияр күпләр. Тик "яка" дигәнен генә ничек "эләктерәсе" дә, егылмаслык итеп ничек ябышасы? Бу кадәресен беребез дә белми, һәм, килешәсездер, күпләребез моңа сәләтсез дә.
...Полиэтилен пакетлардан пудельләр үрүче Нөнәгәр кызы Зөлфия Нәбиуллина кебекләр исә моның мең серен белә. Туганда нервларына зыян килеп калган, шунлыктан авырдан сөйләшеп, гадәти мәктәптә укый алмаган, Кукмарадагы коорекцион мәктәпне тәмамлаган, шунда укыганда әлеге кул эшен өйрәнгән Зөлфиягә күп елларга җитәрлек юаныч була ул пудельләр.
- Кукмарада аларга бик күп кул эшләре өйрәттеләр, тик хәтере начар булу сәбәпле, кызым барысын да өйрәнә алмады. Баштарак әле пудельне дә бик авырдан ясый иде, хәзер менә шулай бик матур килеп чыга. Авылда гына да егерме бишләп кешегә ясап бирде, бүләккә ясалганнары белән бергә кырыклап җыйналадыр, - дигән иде моннан өч еллап элек әнисе Мәүлия апа.
Аз гына вакыт үтсә дә, Зөлфия тормышында бик күп үзгәрешләр булган икән. Үзе кебек үк яшьләр белән аралаша, бәйрәм-чараларда катнаша башлагач, аның тагын бер сәләте ачыла. Куллары шактый көчле булып чыга кызның.
- Ул кечкенә чакта ук әтисе аның белән гел кул көрәштереп уйный иде, бәлки шуларның да файдасы булгандыр, - ди әнисе. Кем белә, бәлки кул эшләре белән шөгыльләнүнең дә нәтиҗәсе бардыр. Әмма шунысы хак: Зөлфия районда гына түгел, республика күләмендә үткәрелгән ярышларда да кул көрәше буенча җиңүче булып таныла. Аннан инде Рәсәй беренчелегендә беренче-икенче урыннар яулый. Җәйге паралимпия уеннарында катнашу мөмкинлеге дә фаразлана... Тик... олимпиада бик күп спортчылар кебек үк кызның да олы хыялы булса да, әлегә аны кичектерергә туры килә. Чөнки шул елны Язмыш-Галиҗәнәп аны тагын да татлырак җиңү белән бүләкли. Үзе кебек үк язмыш тарафыннан кыерсытылган Чирмешән егете Руслан белән кавышып, тупырдап торган ир бала алып кайта, әни булу бәхетенә ирешә Зөлфия.
Искиткеч ачык, мөлаем, бик тә уен-көлкеле Руслан үзенең шактый фаҗигале язмышы турында да шаяртып сөйли. Яшь аралаш көләргә өйрәнгәннәр генә шулай эшли ала. Яшьли әти-әнисен югалткан, абыйлары белән үскән, 21 яшендә комбайнда эшләгәндә, фаҗигага юлыгып, бер аягын төптән югалткан егет, шөкер, бу сынауларда югалып калмаган. Спортның берничә төре белән шөгыльләнүче, фотога, видеога төшерергә яратучы егет тә, Зөлфия кебек үк, инвалидлар арасында республика күләмендә үткәрелгән ярышларда күп катнаша. Һәм шуларның берсендә эчкерсез, гади, тыйнак Зөлфияне "күреп" ала. "Ул гына мине белми, мин аны биш-алты еллап белә идем инде", - дип шаярта ул бүген. Әлеге танышлык, дуслык мәхәббәткә әйләнә һәм Зөлфия теләге буенча яшьләр Нөнәгәрдә яши башлый.
- Без улыбызга Салават дип куштык, - дип сөйли бәхете күзләреннән ташып торган әти кеше. - Салават Фәтхетдинов хөрмәтенә. Фамилиябез Сәйдәшев бит. Менә шушы ике бөек исемне берләштердек. Салават Сәйдәшев!
Өч кенә айлык булса да, бу йортта бик тә дәрәҗәле кешегә әйләнгән инде Салават Сәйдәшевлары. Барысы да аның "көе"ннән торырга, теләкләрен үтәргә әзер. "Элек без Зөлфия белән иптәш кызлар кебек, гел йөреп кенә тордык. Күрше-тирә, шаяртып, бер дә өйдә тотып булмый сезне ди иде. Менә хәзер бөтенебез дә өйдә", - дип көлә Мәүлия апа. Әни кеше һәр баласының бәхетенә бердәй сөенсә, аны бәхетле итү өчен барысына да әзер булса да, Мәүлия апаның икеләтә бәхетле икәнен аңлау кыен түгел. Беренче баласын тудырганда югалткан, икенчесе зур сынаулар аша үткән, моннан берничә ел элек 48 яшьлек ирен, һич уйламаганда, җир куенына салган Мәүлия апа югалтулар аша килгән бәхетнең тансык тәмен бик әйбәт белә шул. Тансык булмасын, гомерлек булсын иде ул.
PS. Бу китапның "Салаватны тыңлап яшибез!" бүлегендә исә райондашыбыз, Яңа Салавыч кызы, журналистика факультетында белем алучы Ландыш Гарифуллинаның да фикере, шигыре урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250