Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нөнәгәрдә, Чутайда митинг уздырылды (+фото)

Бөек җиӊунеӊ 74 еллыгына багышланган митинглар урыннарда инде уздырыла башлады. Аныӊ беренчесе Нөнәгәр җирлегендә булды.

Мәктәп укучылары һәм укытучылар, авыл халкы үзәктә сугыш явында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә куелган хәйкәл янында җыелдылар. Катнашучыларныӊ күбесе «Үлемсез полк» акциясенә кушылып кулларына сугышта катнашкан бабайларыныӊ, туганнарыныӊ зурайтылган фотолары иде. Митинг тәмамлангач, гадәт буенча бу колонна икегә бүленеп, авылны тулысынча әйләнеп чыга икән. Уйлап карасаӊ, сугышта югалган, батырларча һәлак булган һәр солдат кайтып, туган авылы урамнарын тагы бер кат әйләнә сыман.

Нөнәгәр авылы халкы бәхетле, чөнки бездә бер генә булса да сугыш ветераны бар, ул Гыйльметдин Хәбибуллин. Менә бүген дә ул митингта катнаша, аӊа хәерле озын гомер телибез, дип, җиткерде авыл җирлеге башлыгы Әлфәрит Әхмәтханов. Бер минутлык тынлык белән сугышта һәлак булганнар искә алында, бүген көндә тыл ветераннарына игътибарны арттыру буенча чаралар эшләнүе кирәклеген җирлекнеӊ ветераннар Советы рәисе Наил ага Салихов җиткерде.

Җирлектәге икенче митинг Чутай авылында уздырылды. Бу авылда 1921 елныӊ 15 сентябрендә булачак Советлар Союзы Герое Василий Булатов туган, аныӊ сугыштан соӊгы биографиясенеӊ кайбер фактлары белән җирле ветераннар Советы рәисе Наил ага Салихов таныштырып узды. Җиӊүнеӊ 75 еллык юбилеена әзерләнгәндә һәм үткәргәндә сугыш елларында тылда хезмәт куйганнар да онытылырга тиеш түгел, диде ул. Башлангыч мәктәп балалары үзләренеӊ матур әзерлекле чыгышлары белән бу Җиӊүнеӊ олы әһәмияте турында тагы бер кат искә төшерделәр.

Бу көн уӊаеннан җирлектәге һәр ветеранга «Кызыл юл» җәмгыяте 700 сумнан артык бүләк әзерләгән, аны 8 май көнне тапшырачаклар.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май