Нөнәгәрлеләр табигать белән гармониядә
Нөнәгәр урта мәктәбендә "2017 - Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" уңаеннан, "Балалар табигать белән гармониядә" дип исемләнгән регионара форум үтте.
Әлеге чарада ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары - республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы, якташыбыз, Нөнәгәр егете Фаяз Шакиров, әлеге министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР Урман хуҗалыгы министры вәкилләре, ТР Фәннәр Академиясе вәкилләре күрше-тирә районнардан, Мари-Эль республикасыннан мәртәбәле шәхесләр һәм форумда фәнни-эзләнүле эшләр белән чыгыш ясарга килгән укучылар катнашты.
Нөнәгәр укучылары кунакларны милли киемнәрдән киенеп, "тере" коридор аша үткәреп, ипи-тоз белән каршы алдылар.
Тантаналы ачылыштан соң концерт номерлары, экология темасына багышланган театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Ә аннан соң кабинетларга бүленеп, секцияләр эшчәнлеге үз эшен дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев