Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нөнәгәрнең "кәҗә белән сарыгы" Комзавод халкын таң калдырган

Нөнәгәр авылының мәдәният йорты мөдире Гүзәл Гыймадиева Яңа 2015нче ел - Кәҗә елы хөрмәтенә Г. Тукайга ияреп, заманчалаштырылган "Кәҗә белән сарык" әкияте яза.

Г. Гыймадиеваның сценарийсы буенча әкият каһарманнары - кәҗә белән сарык бүре башы түгел, ә акча табалар. Бу яңалык тамашачыга бик ошый. (Акчаны кем яратмый!!! авт. Я.Ш.) Шулай ук әкияткә яңа образлар буларак кертелгән Ат һәм Кыш бабай образлары да тамашага яңа сулыш өрә. Иң күңеллесе шул була: чыршы төбендә кәҗә белән сарык пешергән тәмле боткадан Яңа ел кичәсенә килгән һәркем авыз итә.
Нәнәгәр мәдәният йортында авыл үзешчәннәре белән куелган бу әкият аншлаг белән үтә. Әлеге сценарийда концерт номерлары, уеннар да урын ала. Шулай ук шәһәрдән авылга Яңа ел каршыларга кайткан авылдашлары һәм күрше Малмыж районыннан килгән кунаклар арасында маскарад костюмнарыннан киенеп кергән кешеләр, "Маша һәм аю" мультфильмы геройларын гәүдәләндерүчеләр дә була. Менә шундый күңелле мизгелләргә бай булган кичә була бу.
Авылдашларыннан уңай бәя алган нөнәгәрлеләр шуннан соң Комзавод авылына иске Яңа ел тамашасында катнашырга гастрольгә чыгып китәләр. Билгеле, күрше авыл халкы да аларны яратып кабул итә, таң калып тамашаны күзәтә. Бәйгеләрендә актив катнашып, бүләкләргә ия була.
Әлеге тамашалар хакында Нөнәгәр мәдәният йорты мөдире Гүзәл Гыймадиевага мөрәҗәгать иткәч, ул:
- Яңа ел кичәсенең шулай уңышлы булуы, халык тарафыннан яратып кабул ителүе үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы, җыр-моңга гашыйк, көр күңелле авылдашларыбызның тырышлыгы, уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Тамашада төрле өлкәдә хезмәт куючы кешеләр катнашты, аларның һәрберсен мактап телгә алырлык. Яңа ел кичәсендә тамашачыны дөге боткасы белән сыйладык. Аны алдан ук күп итеп пешереп куйганнар иде, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250