Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Норма авыл җирлегендә 11 төрле милләт яши

- Норма авыл җирлеге 6 авылны - Нормабаш, Пүскән, Кили, Чапшар, Кариле һәм Норманы берләштерә. Бу җирлектә 3681 кеше яши, 1131 хуҗалык исәптә.

Үзәккә якын җирлек булганлыктан, хуҗалыклар саны елдан-ел, күзгә күренеп арта бара. Соңгы елларда югары як авылларында да яңа йортлар салына, яшь гаиләләр башка чыга. Шул рәвешле балалар туу саны да арта. Тик менә, ел башыннан үлем-китем очраклары күбәя башлады. Уңай күрсәткеч булмаса да, әйтми мөмкин түгел - бу күренеш борчуга сала…

Авылларыбыздагы төп халыкны урта яшьтәгеләр тәшкил итә. Пенсия яшендәге - 726, урта яшьтәге 2190 кеше бар, - дип таныштырудан башлады сүзен Норма авыл җирлеге җитәкчесе Тимур Гатауллин. Әлеге авыллардагы халык, нигездә, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә хезмәт куя. Терлек асрап, кош-корт үрчетеп көн күрә, умарта тотучылар да шактый.

Соңгы елларда мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимү күзәтелә, бүгенге көндә 310 сыер исәптә. Хуҗалыктан сөт җыюны Чапшардан Рәмзис Габделхаков белән Кариледән Нияз Сабиров оештыра. Үткән елгы нәтиҗәләр буенча дәүләткә 805 мең 235 килограмм сөт тапшырылып, 13 миллион 845 мең сумнан артык табыш алынып, хуҗалыкларга өләшенгән.

Планнары зурдан

«Тормыш-көнкүреш шартларына килгәндә, тырыш, эшчән халык яши җирлектә. Заманча йортлар, төзек каралты-куралары белән матур авыл урамнары. Соңгы елларда үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә башлады. Һәр авылның акчасы үзенә тотыла, урам юлларына җиткән кадәр вак таш түшәлә бара. Халык бу акчаның үз файдасына булуына төшенде, узган ел 2 миллион 323 мең сумлык эш башкарылды. Ә быел исә халыктан 250 сум җыюны кабул иттек. Авыл урамнарын төзекләндерүне дәвам итәчәкбез, чишмә-коеларны тәртипкә китерү планлаштырыла. Мәсәлән, Норма авылы эчендә генә дә халык соравы буенча яңартасы 3 кое бар: Гагарин, Ленин, М.Җәлил урамы чатындагы коелар. Шулай ук кеше йөри торган урыннарда үсеп утыручы, куркыныч тудыручы карт агачларны кисү дә планга кертелгән», дип алда торган эшләр белән таныштырды Тимур Гатауллин.

Төзелешләр кирәк

Тимур Гатауллинның җитәкчелек канәфиенә билгеләвенә дә ни бары 7 ай гына вакыт үтсә дә, авыл җирлеге белән шактый таныш, башкарылган эшләрдән хәбәрдар, киләчәккә якты өмет-хыяллар белән тотынган булуы сизелеп тора. Сүзен иң борчыган мәсьәләрдән башлады ул:

- Соңгы елларда аеруча да күзгә күренеп таушалган Норма мәдәният йорты һәм авыл җирлеге идарәсе урнашкан биналар авыл үзәген бизәми. Кызганыч, инде ничә еллар буе, зур өметләр баглап, ышанып торган хыяллар тормышка аша алмый. Быел да республикада эшләп килүче авыл мәдәният йортлары, күпфункцияле үзәкләр төзү программасына керми калдык. Норма авылында яңа урында җирләр үлчәп, зур мәдәният йорты булачак, авыл җирлеге идарәсе дә шул бинага күчәчәк дип хыялланып йөргән идек, югыйсә...

Ә иске мәдәният йортын капиталь ремонт үтәлеше программасына кертү өчен тагын көтәргә туры киләчәк. Әле ярый тузган торактан күчерү программасы үтәлә. Аның нигезендә, Кариленең Заһидуллин 16 һәм 20нче йортларында, Нормада Ленин урамындагы йорта яшәүче 19 кешене яңаларына күчерәчәкбез. Хәзерге вакытта ул гаиләләргә 7 йорт салу эше бара. Авылларга килсәк, бүгенге көндә Пүскән халкының мәктәбе дә, клубы да юк. Алар бәйрәмнәр уздырганда җыелыр берәр урын сорый. Чапшар төзек, чиста авыл булса да, авыл үзәгендәге иске мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы бик нык тузды. Яңасын салдыру эшләренә тотынырга кирәк. Норма, Кариле авылларында туучы балалар саны елдан-ел арта - тагын бер балалар бакчасы булганда да комачау итмәячәк, ә берәр елдан мәктәптә кабинетлар җитмәү проблемасы килеп басачак. Чөнки 60тан артык бала беренче сыйныфка укырга керәчәк, - ди Тимур Фәргатович социаль объектларның торышына тукталып.

11 төрле милләт яши

Шунысын игътибарсыз калдырып булмый, бу җирлектә күпмилләтле халык яши. Төп нигезен, билгеле инде, татарлар биләсә, 70кә якын удмурт, 20ләп рус һәм мари, үзбәк, әрмән, башкорт, әзербәйҗан, таҗик, казах, беларус милләтеннән булган башка милләт вәкилләре дә бар. Алар, нигездә, күчеп кайткан яки читтән килеп урнашкан халык. Монда төпләнеп калуның сәбәпләре җирлекнең олы юл буенда урнашкан һәм оешма-предприятиеләр булуында. Шулай ук Норма, Кариле авылларында күпфатирлы йортлар, урта мәктәп, балалар бакчасы һәм тезелеп киткән дистәдән артык заманча сәүдә йортлары күп булуы белән дә игътибарны җәлеп итә.

Әле ярый сез бар...

Тимур Фәргатович сүзен дәвам итеп: «Эш башлаган чорда ярдәм итәргә, теләктәшлек белдерергә әзер торган иганәчеләр булды. Берәр чара үткәрергә алынганда иң элек финанс мәсьләсе калкып чыга. Бу очракта иганәчеләребезнең ярдәменә таянабыз. Җирлектә үз эшен булдырган 63 шәхси эшмәкәр исәптә. Иң төп ярдәмчебез - Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Булат Исрафилов. Шушы җирлектәге халыкның төп эш урыны да җәмгыять белән бәйле. Үз эшчеләренә, авыл халкына ярдәм итү йөзеннән, гозеребезгә бервакытта да каршы килгәне юк. Даими иганәчеләребездән Гөлсем Миңнебаева, Ринат Нәсыйхов, Тәлгать Газизов, Фәнил Ахкямов, Ислам Газизов, Илһам Мөҗипов бар. Шулай ук Рәмис Галиев, Руслан Нәсыйхов, Шәрәфетдиновлар гаиләсе, Рәмзил Насыйбуллин, Нияз Камалов кебек яшьрәк иганәчеләребезнең дә матди ярдәмнәрен тоябыз», ди Тимур Гатауллин. Җирлектә элек-электән спортка зур игътибар бирелеп килә. Көрәшче Васыйл Гарифуллин исеменә уздырылучы мили көрәш ярышлары үзе бер традициягә әверелде. Тәлгать Газизов һәм Радик Шәрипҗанов тырышлыклары белән хоккей ярышлары бара, шунысын да әйтеп үтәргә кирәк -инде ничә еллар район беренчелендә үз биеклекләрен саклап киләләр. Шулай ук волейбол, баскетбол, мини футбол кебек спорт төрләрен дә яратып уйныйлар.

Халык спортка, үзешчән сәнгатькә гашыйк. Яшьләр белән беррәттән өлкәнрәк яшьтәгеләрдә сәхнәне кыздыралар. «Яшьтәшләр» ветераннар клубына яратып йөриләр. Нинди генә чара уздырылса да бердәм булып, оешкан рухта башкарып чыга алу сәләтенә ия алар. Чыннан да, Норма авыл җирлегендә уза торган Сабантуйны гына алыйк. Иң элек 6 авыл халкы бер мәйданга җыелып бәйрәм итә. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә иганәчеләр ярдәме белән бүләкләрнең дә саллылары бирелә. Ә атна-ун көн үтүгә Нормабаш, Пүскән, Кили, Чапшар, Кариле авыллары халкы янәдән, берсен-берсе уздырып, кунакларга йөрешеп, авыл җыеннары яки кичке Сабантуйлар үткәрә башлый. «Нәүрүз», «Карга боткасы», урам ярышлары кебек үзләренә генә хас гореф-гадәт, йолалар янына быел тәүге тапкыр оештырылган тау шуу бәйрәмен дә өстәргә кирәк. Әлеге күңел ачу чарасы «Яңа гасыр» телеканалыннан да күрсәтелде. Бу эшне башкаруда ZoorZoom студиясенең Норма, Кариле авыллары егетләре Илнар Нургалиев белән Ранил Шәрифҗановның исемнәре мактап телгә алынды. Җирлектә талантлы, спортка сәләтле яшьләр күп. Аларны бергә туплау, авыл яшьләренең тормышларын мәгънәлерәк итү максатыннан, җирлек башлыгы Тимур Гатауллин инициативасы белән берничә ай элек 6 авылның иң актив яшүсмерләре һәм яшьләре белән «Яшьләр online» төркеме оеша, берничә тапкыр очрашып фикер алышулар оештырла. Алар ярдәме белән тирә-якны чистарту, өмәләр уздыру, агачлар утырту кебек эшләр башкарылды, бергәләшеп велосипедта йөрергә чыктылар. Алга таба да төрле чаралар үткәрү планлаштырыла, диләр.

Авыл җирлеге идарәсеннән халык өзелми. Йомыш белән кергән Кариле авылы старостасы Фаил Зәйнуллин белән дә биредә очраштык.

Кариленең улы ул

- Кариле халкы элек-электән тырыш булды. Үз эшен булдырган иганәче егетләрнең дә күпчелеге безнең авылдашлар. Шушы форсаттан файдаланып, Кариле авылы егете, районның «МДСУ-1» оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясовка авыл җирлеге, бигрәк тә Кариле халкы исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Урам юлларын төзек хәлдә тота, кышларын чистартып торуны оештыра, аның тырышлыгы белән авылыбызга йомшак чишмә суы китертелде, ди авыл тормышын биш бармагыдай төгәл белгән аксакал. - Мәчетебез эшли, биш вакыт намаз укыла. Ашар ризыгыбыз, эчәр суыбыз бар, Аллага шөкер! Тормыш авыр дип зарлану гөнаһ булыр. Тик менә, Шушма буе булганлыктан төлкеләр күп, кош-кортның башына җитәргә генә торалар. Каз-үрдәк, тавык-чебеш үстерү проблемага әверелде. Шуны хәл итәсе бар әле, - ди 18нче елын бу вазифаны башкаручы Фаил әфәнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250