Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Норма авыл җирлегендә 32 шәхси хуҗалыкка чисталык буенча беркетмә төзелгән (фото)

Сәбәбе - капка төбендә яки территориядән чыгып, төзелеш кирәк-яраклары саклаган өчен....

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче админстратив чисталык комиссиясенең чираттагы утырышына бертөркем Югары Субаш һәм Норма авыл җирлекләренең гражданнары чакырулы иде.
Субашлылар"Безнең территориядән көнкүреш калдыклары чыкмый, без мунча яки өйдәге ипи мичендә барлык чүп-чарларны да яндырып барабыз", дип чүпне техника белән җыю хезмәте күрсәтүче Чепья торак-коммуналь хуҗалык идарәсе белән килешү төзүдән баш тартканнар. Комиссия рәисе Рамил Шакиров әлеге гражданнар белән уртак фикергә килеп, аңлашырга теләк белдерсә дә, барып чыкмады. "Тиенләп алган хезмәт хакын хуҗалыктан чыкмаган чүп өчен түләүне без җилгә очыру, дип саныйбыз. Макулатураны балалар мәктәпкә алып китә, тимерне металлолом җыючыларга тапшырабыз. Бер бөртек тә чүп чыкмагач, акчасын да түләмибез" дип, каршы төштеләр алар. Ләкин тормыш барган хуҗалыкта чүп чыкмыйча кала алмый, аның барсын да яндырып бетереп булмаганлыгы көн кебек ачык...
Ә Норма авыл җирлегендә мондый проблема юк, ул яктан тәртип икән. Хәтта башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек тә әле. Җирлек башлыгы Тимур Гатауллин "Бездә 1100 хуҗалык яши, бөтенесе дә килешүгә кул куйган, график буенча эш бара, тиешле көнендә һәр хуҗалык чүбен капка төбенә чыгарып куя, алып китәләр, урамнарыбыз чиста, теләсә-кайда чүп аунап ятмый", дип белдерде.
Тик биредә сәбәп башкада - апрель ае башында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары килеп, авыл урамнары буйлап рейд үткәрәләр. Шул вакытта шәхси хуҗалык территориясеннән чыгып, төзелеш материаллары куйган 32 гражданга беркетмә төзелеп, җаваплылыкка тартылган. Бу утырышта аларның унысы катнашты.
Комиссия каршына килеп баскан гаепләнүче кешеләр бу хәлләрдән соң көне-сәгате белән барлык төр төзелеш материалларын да капканың эчке ягына, үз территориясенә кертеп урнаштырган булсалар да, араларында "Без капка төбендә төзелеш материаллары торган өчен авыл җирлеге идарәсеннән рөхсәт кәгазе алырга кирәклеген белмәдек", дип акланырга теләүчеләр дә булды.
Бу очракта белмәү түгел, белергә теләмәү гаеп була. Чөнки ел әйләнәсе АДМ, ягъни чисталык комиссиясе үз эшчәнлеген туктатмый. Һәм райондашларга бу хакта һәрдаим искәртеп тора. "Хезмәт" газетасы битләрендә районның электрон варианттагы матбугат чараларында экология мәсьләләләре, таләпләре турында яктыртылып килә.
Хөрмәтле райондашлар, тагын бер кат искәртәбез: язга аяк бастык, төзелеш сезоны башланды. Әгәр дә шәхси хуҗалыкта (шәхси эшмәкәрләргә дә кагыла) төзелеш барганда төзелеш материалы алып кайтып, башка куяр урын булмаган очракта, авыл җирлеге башлыгыннан билгеле бер вакытка, капка төбенә куеп торуга рөхсәт бирүче, мөхер сугылган справка алу кирәк. Әлеге рәхсәт кәгазе булганда, беркетмә дә төзелми, штраф та салынмый.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250