Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Норма җирлеге үзара салым акчасын кая куя

Урыннарда үзара салым җыю буенча референдумнар үткәрелгәч, аныӊ акчасын җыярга да кирәк. Норма авыл җирлегенә кергән авылларда бу акчаны җыю төрлечә бара.

Ә бит эшләнәчәк эшләр шушы җирлек, шушында яшәгән халык өчен икәнен онытмаска кирәк. Мәсәлән, бу акчага Норма авылында М.Гафури, Ю.Гагарин, Г. Тукай урамнарын ремонтлау, М.Гафури урамындагы күперне төзәту күздә тотыла. Кариле авылында Пионер, Дуслык, Г.Ашрафзянов урамнарын һәм бер күперне ремонтлау каралган. Ә Кили авылында Нариман урамын төзекләндерергә кирәк. Пүскәнлеләр үз акчаларына Фатыйх Кәрим урамына ремонт үткәрәчәкләр, Нормабашта Галимҗан Ибраһимов урамын төзекләндерү дәвам итәчәк, Чапшарда исә җыелгын акчаларга зур булып үсеп утырган һәм тирә-якка куркыныч тудырган агачларны кисүне планга алганнар.
Фото: info.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250