Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Норма почтальоннары ярдәм сорый... Эт, төлкедән курка алар

Норма җирлегенә керүче авылларның почтальоннары исеменнән шалтыратам, дип ярдәм сорады бер апа.

- Безнең Нормада төлкеләр күбәйде, ә менә Карилендә этләр күп. Алар безгә ташланса без нишләргә тиеш? Авыл советына Тимурга (Тимур Гатауллин - Норма авыл җирлеге башлыгы) шалтыратсак, ярардан ары узмый, телефонны куя. Ләкин бер эш тә эшләнми бу юнәлештә. Без нишлик, кемгә мөрәҗәгать итик?
Әлеге апаның борчылуы тавышына чыккан иде. Чыннан да курка алар, ә кем курыкмас иде икән мондый очракта?! Әлеге җирлектәге мондый проблемалар бәлки аянычлы вакыйгалар булганнан соң хәл ителер, ләкин Аллам сакласын аңарчы калмасын иде шул инде. Көн-төн халык өчен дип тырышып эшләүче почтальоннарыбыз өчен матбугатка яздыру өчен төлке дә, эт тә киртә булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250