Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нормабаш өлкәннәрен мәчеттә барлады (+фото)

Нормабаш авылы мәчетендә авыл җирлеге, хуҗалык җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл хатын-кызлары ярдәме белән «Өлкәннәр көне» уздырылды.

Авыл кечкенә булса да, үзара аралашырга вакыт җитми икән, тормыш мәшәкатьләре иӊне баскан. Шуӊа да бергә, бер өстәл артында утырып, гәпләшеп, хәл белешү һәркемнеӊ күӊеленә хуш килде. Норма аылында ктапханә мөдире булып эшләүче, Нормабаш кызы Лилия Разгыйл кызыныӊ бу кичәне әзерлекле, эзлекле итеп үткәрүе мәҗлеснеӊ нуры булды.

Өстәл артында аралашу вакытында кызыклы вакыйгаларны, яшьлекне искә төшерү мизгелләре дә булды, киләчәккә теләкләр дә әйтелде.

Олыларны борчыган зур мәсьәлә – авылда, үзәктә клуб бинасыныӊ булмавы. Дөрес, башлангыч мәктәп бинасы клуб итеп бирелгән, әмма читтә,еракта урнашуы һәм шыксыз, салкын булуы белән аны мәдәният учагы, дип әйтергә тел әйләнми, диләр алар. Шуныӊ өчен үзәктә 50 кеше генә сыя торган бер бина булдыру соравы белән алар район җитэкчелегенә мөрәжәгать итәләр, бу турыда җыелышта катнашкан Норма авыл җирлеге башлыгы Алмаз Рамазановка да әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне