Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нормабашның хәрби очучысы Илфат Галиев

Кечкенә генә Нормабаш авылы күренекле шәхесләре, алдынгы хезмәткәрләре, тырыш халкы белән, чын мәгънәсендә, горурлана.

Илфат Таһир улы Галиев башлангыч белемне Нормабаш мәктәбендә алганнан соң, урман аша 7 чакрым җәяү йөреп Бөрбаш урта мәктәбендә укый. Биек наратлар арасыннан сирпелгән кояш нурларымы, әллә күктә җемелдәгән йолдызлармы - яшүсмер Илфатның хыялында очучы булырга дигән теләк тудыра.
Ул документларын 1982нче елда Казан авиация мәктәбенә илтеп тапшыра. Авыл малае өчен һәр дәрес бер ачышка, кабатланмас яңалыкка тиң була. Алдагы тормышын авиациядән башка күз алдына да китерә алмый. Шул уй-хыяллары белән ул Кировтагы авиация хәрби училищесында укуын дәвам итә. Хезмәт юлын Владивосток шәһәрендә башлап, Ерак Көнчыгыш чикләрен саклауга үзеннән өлеш кертә. 1988нче елда Әфганстанга юлланып, үзенең сугышчан бурычын үти.
- Август аенда 30 вертолёт белән Әфган җиренә кердек. Канкойгыч бәрелешләрдә Киров училищесында бергә укыган дусларым Валерий Стовба белән Игорь Крамаренко һәлак булды. Миңа да үлем белән күп тапкырлар очрашырга туры килсә дә, исән-имин кайтырга насыйп булды. Хәрби очучылар арасында Татарстаннан үзем генә идем, - дип искә алды ул.
Аннары 1991нче елда Сахалин өлкәсенең Көньяк Курильск шәһәренә күчерелә. 1995нче елга кадәрге хезмәт юлы Россиянең Япония белән чикләрен саклау белән бәйле.
1992нче елда Кайбыч кызы Дамирә белән уртак ояларын коралар. Бу шәһәрдә аларның бер-бер артлы уллары Динар белән Илнур дөньяга килә. Ә 1995нче елда Илфат Галиев запастагы офицер булып, гаиләсе белән Балтачка кайтып төпләнә.
Хәзер ул Казанда шәхси фирмада инженер булып эшли. Уллары да егет булып үсеп җиткәннәр, бүгенге көндә КХТИ студентлары. Галиевлар Нормабаштагы төп нигезне дә онытмыйлар. Әтиләре Таһирны карап-тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Хәзерге вакытта әниләре Галимәгә кадер-хөрмәт күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250