Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нормада спиртлы эчемлекләрнең сәламәтлеккә зыяны турында әңгәмә уздырдылар

Бүгенге заман яшьләренә җиңел түгел, замана чирләреннән ераграк тору, дөрес юлны сайлау өчен аларга бергәләп җыелып фикерләшү, өлкәннәр сүзенә колак салу һәм гыйбрәт ала белү дә кирәк.

Менә шул максатларны тормышка ашыру уңаеннан, Норма мәдәният йортында 14 февральдә Норма авыл жирлеге башлыгы Тимур Гатауллин, участок инспекторы Раушан Зарипов һәм мәдәният йорты директоры Зилә Шәрипова бертөркем авыл яшьләре белән берлектә спиртлы эчемлекләрнең сәламәтлеккә зарары турында әңгәмә уздырдылар. Яшьләр яңгыраган киңәш-тәкъдимнәргә, фикер алышуларга битараф калмадылар. Үзләре үк ачыктан-ачык сөйләшүләрнең, яшьтәшләре белән очрашуларның әһәмиятле булуын таныдылар. Мондый тәрбияви чаралар яшәү мәгънәсен аңларга һәм тормышка башка күзлек аша карарга җирлек тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250