Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нормада “утлы” елларда туган балалар белән очрашу кичәсе үткәрелде.

24нче апрельдә Норма мәдәният йортында сугыш чоры балалары белән "Хәтерләүләр миңа ачы сагыш" дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Монда сугыш авырлыгының ачысын күргән, инде бүгенге көндә үзләре әби-бабайлар булган өлкәннәребез чакырылган иде. "Әздән күңел була, әздән хәтер кала" ди халык. Эшмәкәрләр ярдәме белән әзерләнгән табын һәм аларга күрсәтелгән игътибар бәйрәм бүләге булгандыр, мөгаен. Чөнки бу буын Җиңү көнен бәйрәм иткәндә гел читтә калып барды. Югыйсә, аларның да бәхетле булырга хаклы балачакларын каһәр төшкән сугыш урлаган. Әнә, кайсына гына сүз бирмә, һәрберсенең күзендә яшь...
Сугыш беткәнгә инде 70 ел, әмма аның дәhшәте - көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр , әти-бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Ветераннар, Сез, сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләрегез белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән буын. Сез шуңа күрә сабыр да, нык та, кешелекле дә!
Лилия Шәйхетдинова,
Зилә Шәрипова,
Норма мәдәният
йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250