Нормадагы көллият яңа уку елына заманча яңарыш кичереп аяк басачак (фото, видео)
Төзелеш барышы, студентларны кабул итүдәге яңалыклар, мөмкинлекләр белән филиалның җитәкчесе Рәис Садыйк улы Галиев таныштырып узды.
Районыбыз авыл хуҗалыгы буенча махсуслашкан район буларак, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләкләре булган яшь белгечләргә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ихтыяҗ беркайчан да бетми. Норма авылында элек-электән данлыклы СПТУ, бүгенге көндә Арча авыл хуҗалыгы агросәнәгать көллиятенең Балтачтагы филиалы авыл хуҗалыгы буенча белгечләр әзерләүдә нык хезмәт куя.
Биредә егетләр генә түгел, ә кызлар да тормышта ихтыяҗ бетмәгән белгечлекләр буенча белем ала һәм киләчәктә шул һөнәре буенча эшкә керә, йә булмаса укуын алга таба югары уку йортларында дәвам итә ала.
Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге урта һөнәри белем бирү йортында бүгенге көндә төзекләндерү эшләре бара. Көллият яңа уку елына заманча яңарыш кичереп аяк басачак. Төзелеш барышы, студентларны кабул итүдәге яңалыклар, мөмкинлекләр белән филиалның җитәкчесе Рәис Садыйк улы Галиев таныштырып узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев