Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нотыкның тәэсире юк

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы, гадәттәгечә, бик киеренке шартларда үтте.

Ир һәм хатынның үзара аңлашмавы, я булмаса эчеп кайтып тавыш чыгару турыдан-туры бала психологиясенә йогынты ясый һәм әти-әнигә карата начар мөнәсәбәт тәрбияли. Комиссия әгъзалары гаепле кешеләргә ни кадәр генә аңлатырга тырышмасын, ирле-хатынлы Н.лар нотыкларны ишетергә теләмәде, бала тәрбияләүдә һәрберсе үз алымын алга сөрде. Ә менә балигъ булмаган дүрт баласын калдырып, өч көнгә кадәр күрше республикага юл алган Т. ханым үз гаебен комиссия каршына килгәч кенә аңлады. Башка мондый зур хата кылмаска сүз дә бирде. Комиссия каршында шулай ук баласына ныклы тәрбия басымы ясамаганы өчен И. әфәндегә дә кызарырга туры килде. Тәрбия белән ныклап шөгыльләнмәве нәтиҗәсендә улы ике тапкыр эчеп, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторларга эләгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250