Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ноябрьдә аның туган көне һәм һөнәри бәйрәме иде...

Марсель үлгән көннән бирле кабат җиргә язлар килде, җәйләр үтте, көзләр җитте, каберенә кабаттан ак кар ятты.

Авылдашымның туган көне ноябрь бәйрәмнәренә туры килә иде, 2 ноябрьдә клубта яшь егетләр кулын кысып, туган көнең белән дия иде. Яшьлекнең туган көннәре күңелдән китмәс хатирә булып саклана, чөнки Гөлшат апа клуб мөдире булып эшләгәндә, авыр кризис чорларында мәдәният аксап маташканда, һичюгы туган көннәрне билгеләп үтеп булса да көн күрү, яшьләрне клубка тарту, чит авылларга җибәрмәү ягын карады. Марсельнең дә туган көне шуннан истә калган. Ә менә 6 ноябрь... аны гүрләргә иңдергән көн. Ноябрь аны якты дөньяларга алып килде, һәм үзе белән алып та китте. Быел туган көнендә Марсельнең каберен зыярат кылырга хезмәттәшләре җыйналды, кулларында кызыл чәчкәләр иде. Үзәк өзгеч мизгелләрне күргән авылдашлар күз яшьләрен тыялмады, газизләре, туганнары үксеп елады.

Онытмыйлар сине, Марсель! Озакламый полиция бәйрәме. Әгәр исән булсаң, синең хезмәтеңне янә бәяләрләр иде! Балаларың үсә. Син алар өчен һәрчак кайгыртучан әти булдың, өзелеп яраттың, тормышны чын ирләрчә тарттың, хәләлеңә тугъры иптәш булдың. Синең белән балаларың кайда да горурлана ала! Искә алуыбыз рухыңны шат кылса иде. Яңа Салавыч мәчетендә яңгыраган изге догалар караңгы гүрләреңне яктыртсын. Әти-әниеңә, туганнарыңа, гаиләңә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Марсель Мәхмүтовның якты истәлегенә багышлана

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марсель Мәхмүтов