Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәреннән тәм, ямь табып хезмәт итә

Өйдән яраткан эшеңә сөенеп бару һәм өеңә, гаиләңә, сине сагынып көтүчеләр янына шатланып кайту – тулы бәхет, диләр. Бу яктан да аның бәхете түгәрәк.

- Минем апам колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләде. Мин дә, бала чагымнан ук аңа ияреп, ашханәгә бара идем. Җәйге каникул вакытында апага аеруча нык булыштым. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, башка җиргә китү турындагы уй башыма да кереп карамады, 1979 елда пешекче булып эшли башладым. Тугыз ай Татпотребсоюз каршындагы ашханәдә - мәктәптә укыдым, дүртенче разряд бирелде, аннан яңадан-яңа аттестацияләр узып, бишенчесе, алтынчысы, - дип уртаклашып, күз алдыннан яшьлек елларын уздырды Балтач районының кулланучылар җәмгыятендә пешекче булып эшләүче Рәмзия Гайнетдин кызы.

Гомер аккан сулар кебек уза бара... Аш-су серенең асылына төшенгән Рәмзия ханым кырык елдан артык вакыт дәвамында һәркемне дә ачык йөзе, тәмле теле белән каршы алып, төрледән-төрле ашлар, итле ризык һәм салатлар, кайнар пәрәмәчләр белән сыйлый, бөтен җирдә чисталык сакларга да өлгерә. Кирәк чакта хезмәттәшләренә ышанычлы киңәшче, терәк тә була белә.

Рәхмәт Сезгә, Рәмзия апа! Сезгә намуслы хезмәтегез һәм сайлаган эшкә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт әйтәбез. Һәр көнегез шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләрегезне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын!

Чыганак: https://www.instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев