Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМНӘРЕ УҢАЕННАН (сәхифә)

14нче июль - почта хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Заманалар үзгәрсә дә, почта хез¬мәте үз актуальлеген югалтмый. Ничек кенә булмасын, тормышыбызны почта хезмәтеннән башка күзаллавы кыен. Шушы хезмәт ияләре бүген нинди хис-кичерешләр белән яши, әйтер сүзләре, борчыган мәсьәләләре дә бардыр. Бүгенге сәхифәбез аларга багышлана.

Уңышка юл
Газета-журналлар килер көн җиттеме почта әрҗәсеннән күземне дә алмыйм. Почтальон 5- 10 минутка соңрак килсә дә, борчыла башлыйм. Мин генә түгел, бик күпләр шулайдыр. «Заманча технологияләр чорында яшибез. Газета-журналларның үз сайты, ә китапларның электрон варианты бар бит» диючеләр дә аз түгел. Әмма вакытлы матбугатны кулга тотып укуга җитәме соң? Почта килү белән аны кадерле кунак кебек өйгә алып керүче дә бер мин генә түгелдер, җәмәгать.
Йортларыбызга зур шатлыклар, ил-көннәрнең соңгы яңалыкларын туплаган вакытлы матбугатны өйләребезгә китереп җиткерүче почта хезмәткәрләре бу атнада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 2013нче елның II яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясен уңышлы тәмамлаучы Балтач почта элемтәсе үзәге коллективы өчен бу көн икеләтә бәйрәм. Чөнки бәйрәмне алар зур уңышлар, югары күрсәткечләр белән каршылый. Барысы да тырыш хезмәт нәтиҗәсе. «Мөхәммәт үзе тауга килер әле», дип көтеп ятмый алар. Ә тау еш кына үзе дә Мөхәммәт янына бара. Сүзнең нәрсә хакында барганын аңлагансыздыр инде. Газета-журналларга язылу кампаниясендә коллектив елга ике мәртәбә «Абунәчеләр көне» үткәрә. Чара билгеле кайнар чәй һәм коймактан башка узмый. Халык та бу бәйрәмне сагынып көтеп ала. Тормыш мәшәкатьләре белән газета-журналларга язылырга өлгермәгән райондашлар бу көнне вакытлы матбугатка язылу белән беррәттән, лотерея уенында катнашып, зур бүләкләр ота. Шуңа да ул чын мәгънәсендә бәйрәм рухы ала. Артистлар катнашында узып, җыр-моң белән үрелеп баручы бу чарага һәркем эшен читкә куеп булса да, килергә ашыга.
- Елдан-ел камилләшә барабыз. «Абунәчеләр көне» исә зур уңышларга ирешүебездә зур таяныч. Быелгысы да бик күркәм үтте. Статистикага күз салсак, инде 15 ел дәвамында тираж кимеми. Бу исә безнең генә түгел, хат ташучыларның да хәләл көче, - ди бүлек җитәкчесе Кадрия Минһаҗева.
26 ел иңеннән почтальон сумкасы төшмәгән Зөлфия Мәннәпованы чаптарлылар якты йөзле, тәмле телле булганы өчен хөрмәт итә.
Бәйрәм үтә дә китә
Бәйрәмнәрне матур күрсәткечләр белән каршы алу бик күңелле. Әмма өлкәннәр әйтмешли, бәйрәмнәр үтә дә китә. Алда зур тырышлык, сабырлык таләп итүче гадәти хезмәт көннәре. Яулаган үрләрне саклыйсы, халыкка намуслы хезмәт күрсәтәсе бар. Ә бу нисбәттән безнең хат ташучылар сер бирми. Почта да өләшә, авыл халкын көнкүреш кирәк-яраклары белән дә тәэмин итә. Алар хәзер күпкырлы шәхес. Вакытлы матбугатка яздыра, почта өләшә, сату итә. Таләп шундый. Әмма үз эшенә тел-теш тидерми, халык белән аңлашып эшли алар.
Район почта элемтәсе үзәге җитәкчесе Гали Фәйзрахманов үз эшенә намус белән карап вакыт белән исәпләшми эшләүче Смәел, Чепья, Яңгул, Бөрбаш, Борнак почта бүлекчәләре хезмәткәрләренең эшен югары бәяли. Салавыч почта бүлекчәсе мөдире Алсу Хәбибуллина исә яшь булуына да карамастан, эшеннән тәм табып, булсынга эшли, ди ул. Җитәкчелек тарафыннан Карадуган, Шеңшеңәр почта бүлекчәләре хакында да бары матур фикерләр генә яңгырады.
- Бездә, гомумән, начар хезмәткәрләр юк. Барысы да тырышып эшли. Газет-журналларга язылу буенча да, сату буенча да планнарны үтәп баралар, - ди җитәкче.
Безнең Рәсимә
Шода авылында хат ташучы булып эшләүче Рәсимә Йосыпованың хезмәтеннән бик канәгатьбез. Үтә дә ягымлы, игътибарлы булганы өчен хөрмәт итәбез. Мең төрле хезмәт башкара ул. Пенсия, газет-журналлар өләшүдән тыш, бөтен төр түләүләрне кабул итә. Авыр һәм катлаулы хезмәтендә һәрчак уңышлар юлдаш булсын үзенә.
НӘКЫЙПОВЛАР.
Халык өчен
Почта хезмәткәрләренә төп таләп клиентларга яхшы мөнәсәбәттә булу. Чөнки ул һәрчак хаклы. Тәмле тел, якты йөз белән хезмәт күрсәткән чакта гына ике арада яхшы мөгамәлә урнаша. Шуңа да почта хезмәте халык белән бердәнбер җанлы элемтә дияргә кирәк.
Хат ташучылар халык белән бигрәк тә тыгыз аралаша. Күп очракта үз мәшәкатьләрен читкә куеп, клиентларның моң-зарын да тыңларга туры килә үзләренә.
- Аз хезмәт хакы алып эшләсәләр дә, зур сабырлык белән райондашларыбызга хезмәт күрсәтүче почта таратучыларга олы рәхмәтләремне ирештереп, хезмәтләре алдында баш иям, - диде җитәкче урынбасары Нурдидә Җәләлова.
Оператор кызларның да хезмәте җиңелләрдән түгел. Турыдан-туры клиент белән эшләүче буларак алар хезмәтенә таләпләр бик зур. Шуңа да бу хезмәт урынында төпләнеп, озак еллар эшләүчеләр аз. «Хәрби чыныгу урыны» дип шаярталар биредә бу хезмәт турында.
Хезмәтегез хормәт китерсен
2012нче ел рейтинглары буенча Балтач почта элемтәсе үзәге 43 район арасында Казаннан гына калышып, II урын яулый. Почта хезмәткәрләренең эшен күзаллау һәм нәтиҗәлелеген бәяләү өчен бу бердәнбер күрсәткеч түгел. Алар ел дәвамында төрле акцияләр, конкурсларда катнашып, үз осталыкларын үстерә. Альбина Яковлева, Ризәлә Хәсәнова, Нурфия Әүхәдиевалар республикакүләм конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешкән белгечләр. Тырышып эшлиләр, күңелле итеп ял итәләр, дус-тату, бердәм коллектив булып яшиләр.
Сокланып туймаслык. Әле күптән түгел Болгарга сәяхәткә барып кайтканнар. Бу атнада бик күңелле итеп һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Менә шулай ел әйләнәсе хәрәкәттә булган почта хезмәткәрләренә киләчәктә дә матур итеп эшләргә, күңелле итеп ял итәргә язсын. Үтәсе юлларыгыз сикәлтәсез, тигез, гомерләрегез бәрәкәтле, сәламәтлегегез нык булсын. Халык өчен игелекле хезмәт башкаруыгыз һәрчак югары бәяләнсен.
Хезмәт юлын район почта элемтәсе үзәгендә оператор булып башлаган Алсу Хәбибуллина 2011нче елдан Салавыч почта бүлекчәсен җитәкли.
Кече Лызи почта бүлекчәсе мөдире Галина Сергеева таләпчәнлеге, пөхтәлеге, хезмәтен намус белән башкаруы белән аерылып тора.
БӘЙРӘМ УҢАЕННАН МАТУР ХЕЗМӘТ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН МИНИСТРЛЫКНЫҢ МАКТАУ ТАНЫКЛЫ¬ГЫ, РӘХМӘТ ХАТЛАРЫНА ИЯ БУЛУЧЫЛАР:
- Миңнегөл Сабирҗанова - Балтач бистәсе хат ташучысы;
- Роза Мөҗипова - Норма почта бүлекчәсе мөдире;
- Зөлфия Мәннәпова - Чапшар авылы хат ташучысы;
- Гөлфия Әүхәдиева - Смәел авылы хат ташучысы;
- Светлана Җәләева - Дорга авылы хат ташучысы;
- Екатерина Зәйнуллина - Чепья авылы хат ташучысы.
Сәхифәне Голзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250