«Һөнәрсез, әмма бик тә тырыш халык яшәде»
– Сугыш вакытында да ачлык күрмәгән авыл бу, сеңлем, шул авыр елларда да бер китүче кеше, бер күченүче гаилә булмаган. Гомер буе бездә һөнәрсез, әмма бик тә тырыш халык яшәгән...
– Сугыш вакытында да ачлык күрмәгән авыл бу, сеңлем, шул авыр елларда да бер китүче кеше, бер күченүче гаилә булмаган. Гомер буе бездә һөнәрсез, әмма бик тә тырыш халык яшәгән... Мин белгәндә авылда ач, ярлы кеше юк иде. Икмәкле колхоз булдык без, халык та колхоз белән бергә яшәде, мал-туар асрады, ач-мохтаҗ булмады...
Баксаң, авылны әлеге авыр елларда эшле дә, ашлы да итүче кеше Мәгъфүр абыйның әтисе – Гражданнар сугышында бер күзен калдырып кайткан, шул сәбәпле, Бөек Ватан сугышына бармаган, туган авылында унтугыз ел рәис булып эшләгән Габделгани абый Габдрахманов булган икән. 1932 елда рәис итеп сайлыйлар аны. Берничә ел эчендә колхоз зур уңышларга ирешә, авыл халкы да иркен сулап яши башлый. Әмма, җиде ел эшләгәннән соң, халык мәнфәгатен кайгыртып эшләүче, колхозчыларның хезмәт көненә күп итеп икмәк, терлек азыгы, бал биргән Гани ага 1939 елда «халык дошманы»на әйләнә. Хөкем ителеп, ике ел Украинада «хезмәт белән төзәтү лагеры»нда була. Аннан акланып кайткач, 1941 елда авылдашлары кабат рәис итеп сайлый үзен.
– Җир аз булган безнең, – дип дәвам итә истәлекләрен Мәгъфүр абый. – Әмма атлар бик таза, сукалар бик көчле булган. Җирләр әйбәтләп эшкәртелгән, шуңа күрә уңыш та әйбәт алынган. Әле үзебездә эш беткәч, башка авылларга ярдәм дә иткәннәр. Районда беренче булып 1947 елда электростанция ясаткан, 1932 елда районда иң беренчеләрдән булып яңа мәктәп салдырткан әти. Ул күп еллар клуб ролен дә үтәде. Әти яңа клуб салдыртырга да уйлаган була, әмма сугыш башланып, бөтен планнары челпәрәмә килә. Сугыш елларында, күрәсең, клуб төзетергә курыккан, әмма сугыш беткән елда ук –1945 елда авылда клуб салдырта ул. Авылыбызда 1937 елга кадәр мәчет тә эшли, әмма шул елларда яна. Аннан соңгы елларда авылда җәмәгать белән җомга намазлары укылмый, тик җәен зиратта, кышын берәр кешенең лапасында Гает намазлары укыла, башка йолалар яшерен төстә булса да үтәлә иде.
Үзе җитәкчелек иткән елларда әти фермалар төзетә, аларда бөтен терлек тә асрала, дуңгызга кадәр бар иде. Әле колхозчыларга бушка бал өләшер өчен кортлык та, яшелчәчелек тә бар иде. Халык эшле дә булды, ашлы да. Ул елларда әти бик дәрәҗәле булды, әмма без үзебезне председатель балалары дип сизмәдек, башкалар белән бергә эшләдек. Еллар үткәч тә, әле районга баргач, мин Гани малае дисәм, ул чактагы җитәкчеләр әтине бик хөрмәт белән, олылап искә алалар иде.
Мәгъфүр абый әти-әнисенең гыйбрәтле язмышы турында соңлап белдек, алар исән чакта без сорамаганбыз, алар сөйләмәгән дип үкенә. Баксаң, әтисе Гани аганың беренче хатынының, өч бала тапканнан соң, урак урганда арыш башагы «сугып», ике күзе дә сукырая. Гаилә башлыгы, бер күзле булса да эштән кайтып керми, ә тома сукыр хатынга өйдә тормыш алып бару кыенга туры килә. Гани абый нәтиҗәдә бер бала белән ирдән аерылган Бибинурга өйләнә. Әле шундый зур гаилә булып дүрт еллап яшиләр... Уртак дүрт балалары туа. «Без сигез бала бик дус булып үстек, төрле әнидән-әтидән икәнебезне белмәдек тә, гомер буе дус-тату яшәдек, бер-беребезгә кунакка йөрештек. Әниләр ни хәлләр яшәгән – бүген моны күз алдына китереп тә булмый», – ди Мәгъфүр абый.
Бүгенге авыл турында да бик яратып сөйли героем.
– Хәзер бөтенләй башка буын, – ди ул. – Яшьләр барысы да бик булдыклы, барысы да һөнәрле. Үзләре аерым урам булдырып, авылыбызның яшь гаиләләре берсеннән-берсе матур өйләр, каралтылар җиткерделәр. Төп өлештәге өйләр дә алардан калышырлык түгел. Авылда 210 кеше яши, иллеләп пенсионер, утыздан артык бала бар.
Балалар бакчасы гомергә булмады, сабыйларны күп еллар Килигә йөртәләр. Балаларны йөртергә кирәк дип бөтен киленнәр машиналы булып бетте инде. Кеше саен, хуҗалык саен берничә машина, үз техникасы белән җир эшкәртүче, печән чабучы, башка күп төрле хуҗалык эшләрен башкаручы да, күп итеп мал-туар асраучылар да бар. Сыер малын бетерүче гаиләләр булса да, көтүдә әле дә элекке кебек 60лап сыер йөри. Авылда бүген бер генә буш өй бар, анысы да караулы (берсе сатылган, тагын берсенең хуҗалары килә-китә йөри икән – авт.).
Ике ел рәттән – 2019, 2020 елда беренче сыйныфка алтышар бала укырга керде, 60 хуҗалыклы авыл өчен бүгенге заманда бик зур сан бу. Әмма, кызганычка, мәктәбебез ябык. Инде берничә ел элек клубсыз да калдык. Мәктәп булмауга ияләштек кебек, әмма клубсыз бик кыен. Без бу мәсьәләне бөтен җирдә дә күтәреп карадык. Барыбер өметебезне өзмибез. Бездә бит халык бик актив. Элек үк тирә-якта бик данлыклы Пүскән җыены булган, клуб эшләп торган елларда бик күп төрле чаралар үтә иде. Әле дә, клуб булмаса да, урамда яки иске мәктәптә төрле бәйрәмнәр үтә... Шушындый гөрләп торган, иртәгесе көне ышанычлы булган авылга клуб бик кирәк.
Мин егерме ел ферма мөдире булып эшләдем, минем белән бергә эшләгән унбишләп кеше исән-сау әле, менә шулар белән яңа клубта бер чара оештырып, сөйләшеп утырырга иде дип хыялланабыз... Авылыбызга кадәр асфальт юл килгән, урамнарга үзара салым акчасына таш түшәделәр, яңа ФАП төзелде, кибетсез дә калмадык. Рәхмәт төшкере, шәхси эшмәкәр Гөлфия Нәсыйхова бөтен төр кирәк-яракны алып кайтып кына тора. Авылыбызны борчыган тагын бер әйбер – су юк бездә.
Дөрес, бар ул, әмма мал-туар өчен генә яраклы. Авыл янәшәсендә бик көчле ике чишмә бар. Алар тау астында. Берсенә төшәр өчен 140 баскыч, икенчесендә 70 баскыч үтәргә кирәк. Су белән түгел, болай гына төшеп менәргә дә күп көч кирәк. Бу уңайдан да проект эшләнгән дип беләбез, шәт, ярты юлда калмас. Техникалы кешеләрнең күбесе эчәр өчен суны башка авыллардан ташый. Ярый әле авылдашыбыз Госман Мөхәммәтгалиев, бәрәңге бакчасын ердырып, шул чишмәдән су менгерде. Үзе генә файдаланып калмыйча, җәй көне аны урамга чыгарта, кнопкага басып кына, электр насосы белән кудыртабыз. Кышын катмасын өчен капка төбенә күчерә. Ярты авыл, аңа рәхмәт укый-укый, шул судан файдалана...
Дәвамы бар.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев